Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнне сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен “80 нче еллар хитлары” дип исемләнгән дискотека уздырыла. Ничә яшьтә булуларын да онытып, рәхәтләнеп бииләр, бер-берсе белән аралашалар. “Яшь чаклар искә төште. Такта идәнле, сукыр лампалы авыл клубларында ул чакта да күңелле иде. Хәзер бигрәк тә. Элек болай гына биегән булсак, соңгы вакытта аңлап, сәламәтлек өчен бик кирәк дип биедек, биибез һәм биербез”, - диләр алар елмаеп. Афәрин, өлкәннәребез! Шулай диясе генә кала...
Яхшы Каран авылында юлларны ремонтлау эшләре башкарылды
“Сарман” кинотеатры коллективы авыл мәдәният йортларында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан «Шаг из тьмы» документаль фильмым һәм ХII мөселман кинофестивалендә катнашкан «Капка» нәфис фильмын күрсәтүне дәвам итә.
“Сарман” кинотеатрына терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан Сарман гимназиясенннән коррекцион сыйныфта укучы балалар чакырылды.
Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, районыбыз басу-кырларында булып, чөгендер алуда нәтиҗәле хезмәт куйган механизаторларны бүләкләделәр.
17 сентябрь көнне ата-аналар җыелышы үтте.
Мәктәпкә әле яңа аяк баскан 1 нче В сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре мәктәп бакчасына алмагач утырттылар. Бу матур традицияне дәвам итеп, әти-әниләр белән агач утырту балаларга бик ошады.
Бүген Сарманда ТКХ, алиментлар буенча бурычлары булган гаиләләр белән эшләү һәм янгынга каршы куркынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча утырышны Фәрит Хөснуллин үткәрде.
15 сентябрь көнне Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда «Нечкәбил-2018» Республика матурлык конкурсының ярымфиналы узды.
Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.