ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

Җәлил бистәсе мәктәпләрендә “Форпост” яшьләр үзәге активистлары “Үз-узеңне анла” дип аталган социаль акция уздырдылар. Экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган терроризм проблемасы бугенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Акция барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, төрле мисаллар китерделәр.

Волонтерлар елы кысаларында 21 сентябрь көнне Сарман районы иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман мәктәбе укучылары белән “Куликов явы” дип исемләнгән тарихи викторина үткәрделәр.

  19 сентябрь көнне безнең мәктәп укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән “Юнармецлар, алга!» зона бәйгесендә катнашып, күп кенә ярыш төрләре буенча 2-3 нче урыннарны яуладылар.

Буген кинотеатрга «Ләйсән» балалар бакчасы нәниләре чакырылды. Алар «Джинглики» исемле кызыклы мультфильмны яратып карадылар.

 

Архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан музей хезмәткәрләре “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән сыйныф сәгате уздырдылар.

19 нчы сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә комсомол оешмасы төзелүгә 100 ел уңаеннан сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен очрашу узды. Бәйрәм кунагы – ветеран, комсомол ялкыны бүген дә йөрәгендә сүнмәгән Ләис ага Әхмәтҗанов иде.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Җәлил бистәсендә күпфатирлы йортларны индивидуаль җылытуга күчү буенча чираттагы җыен узды.

19 сентябрь көнне Сарман районы иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман мәктәбе укучылары белән “1944. Җиңү балалары” квестын үткәрделәр. 

Буген кинотеатрга «Кояшкай» балалар бакчасы нәниләре чакырылды.

 


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә ала торган «кайнар линия» оештыру турында мәгълүмат.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International