13 сентябрь көннебезнең мәктәптә уку елы башлануга багышланган гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.
100 еллык тарихы булган районның чик сакчылары хөрмәтенә ясалган стела ачу тантанасына 300 гә якын чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир - егетләр чакырылган иде.
14 сентябрь Карашай-Саклау мәктәбендә участок педиатры Алиуллина Л.М. белән очрашу булды. Ул әти-әниләргә прививканың әһәмиятен аңлатты.Әти-әниләргә көз көне балаларга салкын тию очракларыннан саклану чараларын искәртте.
14 сентябрь көнне «Старт» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге уздырылды.
Бүген Җәлил поселогында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сидоров Александр Семеновичка 90 яшь тулды.
Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру. Бүген, 14 сентябрь көнне, республика буенча “бердәм мәдәни дәрес” үткәрелде. Районыбыздагы башлангыч сыйныфларда белем алучы 1598 балага мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Сарман район китапханәләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен төрле чаралар уздырып, балаларга мәдәни көндәлек турында сөйләделәр. Бу көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә укучылар өчен истә калырлык бәйрәм үткәрделәр.
15 сентябрьдә Муса Җәлилнең дусты һәм көрәштәше, күренекле балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тула. Рангазар авыл китапханәсендә “ Абдулла Алиш – иленең батыр улы ”дигән батырлык дәресе узды, балалар белән төрле әкиятләренә укулар үтте.
Петровка Завод урта мәктәбендә "Без халыклар дуслыгы өчен! Без көч куллануга каршы!"акциясе уздырылды.
Җәлил бистәсендә экстремизмга каршы акция узды.