29 август көнне Мортыш-Тамак авылында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улының чыгышы белән башланып китте. Әлфис Фәйзрахман улы, юбилейлары уңаеннан һәм мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәтләре өчен алдынгы мәдәният хезмәткәрләренә муниципаль район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Мортыш-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Татарстан-туган илем, авылым-туган җирем” дип исемләнгән чара барлык кунакларга да бик ошады.
Республика көне уңаеннан, Волонтерлар елы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге базасындагы “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлегенең активистлары “Республика тасмасы” акциясын оештырдылар.
30 август-ТР көненә багышлап, Рангазар авыл китапханәчесе балалар белән “Мин яратам сине, Татарстан ”дигән бәйрәм үткәрде. Әлеге бәйрәмгә балалар бакчасы коллективы һәм авыл балалары чакырылды. Бергәләп Татарстан турындагы китаплар буенча виртуаль сәяхәт үткәрдек. Соңыннан балалар белән төрле уеннар оештырдык. Бәйрәмебез ачык һавада да дәвам итте.
Буген кинотеатрга «Кояшкай» балалар бакчасы нәниләре чакырылды.
Кичә Сарманда ААҖ "Траст Компаниясе "Татмелиорация" генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин катнашуында эшлекле киңәшмә узды.
28 август конне Александровка мэдэният йортында Татарстан Республикасы конен билгелэп балалар белэн бэйрэм уткэрелде.
28 нче август көнне район үзешчән сәнгать осталары тарафыннан оештырылган агитбригада, чираттагы концерты белән ,“Нөркәй” агрофирмасы басуларына чыкты.
Бүген Сарманда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәмәтгәрәев алып барды.
Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелде