ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

4 июль көнне 10.00 сәгатьтә "Сарман" ресторанында "Бизнес-десант" проекты үтәчәк.

Кичә Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

25 июнь көнне Сарман районы Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен Кече Сабантуй оештырылды. Ишек алды шау-гөр килде. Халкыбызның милли Сабантуеннан һич кенә дә ким булмады. Афәрин, өлкәннәребез!

26 июнь көнне 9.00 сәгаттә "Сарман" кинотеатрында эшкуарларлар белән прокуратура, Алкоторг, мәшгуллек үзәге хезмәткәрләре очрашачак.

Янурыс авыл җирлегендә юл кырын чабу эшләре башланды

Күтәмәле авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Күтәмәле авылында  обелиск каршында  илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны искә алу чарасы уздырылды. Хәтер көне яшь буынга сугыш китергән афәтләрне,сугышта башларын салган каһарманнарны онытмаска, тыныч тормышыбызның кадерен белергә искәртә,өнди.

Фән һәм Мәгариф Министрлыгы белем бирү оешмалары укучылары арасында  нәселеңнен шәҗәрәсен төзү аша гаиләдәге рухи-әхлакый бердәмлекне формалаштыру максатыннан, “Минем нәселем язмышы туган ягым язмышында” дип аталган регионара генеалогик тикшеренүләр бәйгесе уздырды.

   Бу бәйгедә “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучысы Могыйнова Ләйлә Айрат кызы да катнашты (Җитәкчесе - Валитова Л.И.). Эшнең объекты  бабасының, бабасы бабасының яшәү тарихын өйрәнү булды. Һәм шулай  11 буын. Аның тикшеренүләре барлык гаилә әгъзаларында зур кызыксыну уятты:  һәркем нәселе турында  мәгълүмат җыюда үз өлешен кертте.

  Ләйлә, әлеге бәйгедә җиңеп, II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү 2018 нче елның 13 июнендә Казан шәһәрендә үтте. Тантаналы каршылау кысаларында шәһәр буенча экскурсия программасы оештырылган иде, ул Казан Кремле буенча ирекле йөрү белән тәмамланды. 

Әлеге бәйгедә Ләйләне җиңүе белән котлап, аңа алга таба иҗади уңышлар һәм яңа кызыклы эзләнү эшләре башкаруны  гына телисе кала.


23
июнь, 2018 ел
шимбә

24 июнь көнне күк күкрәү, 17-22 м\с көчле җил булуы ихтимал.

Карашай-Саклау авыл җирлегендә печән чабылды.


22
июнь, 2018 ел
җомга
1941 елның 22 июне-халкыбызның иң авыр көннәренең берсе булып санала. Шул унайдан Илексаз авылы китапханәсендә "Сезнең Бөек батырлыкны тарих саклый" дип исемләнгән балалар белән очрашу уздырылды. "Утлы еллар хәтирәсе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International