ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга
21 июнь көнне, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Саклаубаш авыл китапханәсендә тарихи сәгать үтте.

21-22 июнь көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Бөтенроссия Хәтер көне акциясендә катнаштылар.

Сарман үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Кояшлы балачак иртәсе” исемле бәйрәм оештырылды. Балаларны бәйрәмчә киенгән клоунессалар каршы алды. Көн кояшлы, җилле булганга күрә балалар әз җыелган иде. Алар үзләренең асфальтта рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр, рәсем ясаганда футбол темасын яктыртылар,әле шуның өчен китапханәче апалары аларга бүләк тә тапшырды.Соныннан китапханәгә кереп бер-берсе белән аралаштылар, матур-матур китаплар белән таныштылар, күбесен өйләренә укырга алып киттеләр. Бу бәйрәм балаларның күңелләре күтәрде. Алар сөенешеп таралыштылар.

Бүген 22 июнь көнне Сарман район балалар бакчаларында озак еллар мөдир  булып эшләүчеләр очрашты.   Аларга мәгариф  бүлеге җитэкчесе Ә.З.Сабиров  җылы теләкләрен ирештерде,фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бүген илебездә - Хәтер һәм кайгы көне.

22 июнь - илебез тарихында  иң кайгылы көннәрнең берсе-Бөек Ватан сугышы башланган көн.21 июнь көнне  Сарманның  Үзәк ял паркында “Хәтер шәме” акциясе үтте. Анда китапханәчеләр “Хәтерләүдән курыкма, үткәнеңне онытма” дип исемләнгән плакат ясап чыктылар. Плакатка һәрбер кеше сугышта катнашкан бабасының , туганының исемнәрен, “Хәтерлим!” , “Горурланам!”, “Мәңге онытмыйм!” дип язып калдырдылар.  Ә бүген исә,  илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста  минтинг үткәрелде. Китапханәчеләр һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

21 июнь көнне Үзәк ял паркында, Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан, “Хәтер шәме” акциясе булып узды. Митингта муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. һәм Мөслим, Сарман районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г. чыгыш ясадылар. Соңыннан акциядә катнашучылар “хәтер шәмнәре” кабыздылар

16, 17 июнь көнне Рангазар ,Рантамак  авылларында татар милли бәйрәме үткәрелде.

Александровка авыл жирлеге "Хэтер шэме" акциясенэ кушылды

 1941 елның 22 июнь көне  егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International