ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

30 майда Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә "Сау бул, бакча!" дип исемләнгән чыгарылыш бәйрәме үтте. Балалар матур концерт номерлары әзерләгәннәр иде - алар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

   Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан күпкатлы  һәм аерым йортларда яшәүче, галәсендә дүрт балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә АПС  монтажлау  акциясе  Сарман районында май урталарыннан ук дәвам итә.

28 май көнне Казан Дәүләт “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем бирү проектының йомгаклау тантанасы узды.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының егерме җиденче апрель ике мең унсигезнче елның кырыгынчы санлы боерыгы нигезендә, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләрне барлау максатыннан, комиссия үз эшен дәвам итә. Утызынчы май көнне комиссия Җәлил бистәсендә яшәүче  өлкәннәргә чыкты. Эш барышында  өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерү белән беррәттән, актлар төзелә, куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатыла.

 

Музей  хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасының зурлар төркеме балаларына «Икмәк кадере»  дип аталган интерактив чара уздырдылар.

“Сарман” кинотеатрында Боек Ватан сугышына багышланган “Собибор” нэфис фильмын курсэту дэвам итэ.

Карашай-Саклау авылында салынган " Сәфәр күперен" авыл егетләре ярдәме белән өмә ясап ремонтлаган

Рангазар авылында узара салым акчасына  балалар  мәйданчыгы урнаштырылды


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Сарман  районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 29 май  көнне  өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегенә 2017нче елны эшкә урнашкан социаль хезмәткәрләр эш урыннарына туры килгәнлеккә аттестация үттеләр. Аттестация барышында үз эшләрен профессиональ дәрәҗәдә башкару,  сыйфатлы итеп хезмәт  күрсәтү исәптә тотылды. Комиссиядә булган әгьзалар тарафыннан тэкьдимнәр бирелде.

Нәтиҗәдә, эш урыннарына барлык социаль хезмәткәрләр дә туры килә дигән карар чыгарылды.

Каташ-Каран авылы зиратында өмә оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International