Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, музей хезмәткәрләре, “Татар Илеге” ял паркында узган чарада катнаштылар.
Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Татар Илеге” ял паркында зур бәйрәм үткәрелде.
1 июнь көнне балалар көне уңаеннан “Татар Илеге” ял паркында “Балачак – бәхет иле” дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф.М.Хөснуллинның котлавы белән башланып китте. Шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Г.Р.Гараева һәм Башкарма комитет җитәкчесе А.Ф.Мөхәммәтгәрәев үзләренең котлауларын җиткерделәр. Үрнәк балалар бакчалары, ана сертификатына лаек булган гаиләләр, балигъ булмаган балалар белән эшләү комитеты хезмәткәрләре, “Кайсыгызның кулы җылы?” хәйрия акциясендә катнашучылар, волонтерлар һәм “Минем гаиләм” рәсем конкурсында җиңүче балалар бүләкләнде. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән дәвам итте.
1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне. Аны бөтен дөньяда бәйрәм итәләр. Бүген икеләтә бәйрәм, чөнки түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллар да башланып китте. Бу бәйрәмнең төп кунаклары - төрле категориягә кергән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
1июнь –Халыкара балаларны яклау коне. Хэр елнын жэй башында ин матур, ин якты, истэлекле бэйрэмнэрнен берсе булган бу кон унаеннан “Сарман” кинотеатрында балалар очен тулэусез сеанслар оештырылды.
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Саклаубаш урта мәктәбе, мәдәният йорты, авыл китапханәсе бәйрәм оештырдылар.
1 июнь көнне Сарман районы “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез, Балалар көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татар Илеге ял паркына сәяхәт кылдылар.
31 май көнне Җәлил бистәсенең “Юбилейный” паркында мәдәният сарае хезмәткәрләре, вокал ансамбле “Родники” һәм соло җырчысы И.Леонтьева белән берлектә мәдәни мохит проектына багышлаган “Веселые посиделки” күңел ачу программасы үткәрелде.
Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бу нинди матур кичә?
Бу нинди шатлык бүген?
30 майда Сарайлы балалар бакчасында зур бәйрәм бакча белән саубуллашу. Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән сөендергән, безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бакчада соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар.