ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Соңгы вакытта авылыбызда автотранспорт саны, юллардагы машина хәрәкәте көннән-көн арта. Шуның нәтижәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта.Ә бу исә, үз чиратында балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне бик житди мәсьәлә икәнен күрсәтә.

   28 нче майда Сарман районы буенча, Җәлил бистәсе, Петровка Завод һәм Ләке авылларында торучы,  дүрт бала тәрбияләүче 11 гаиләгә  автоном янгын  искәртү приборлары куелды.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Сарман авылы җирлеге буенча  гаиләләрендә дүрт бала тәрбияләүче 8 йортка  автоном янгынны  искәртү приборлары куелды.

Гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Сарман районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә янгыннан саклану хакында инструктаж  да уздырдылар.

26 май конне Сарман кинотеатрында Сарман урта гомум белем биру мэктэбенен 6-7 сыйныф укучылары “Пеле: Рождение легенды”исемле фильм карадылар. 

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Рус әдәбияты классигы Л.Н.Толстойның 190 еллыгы уңаеннан Җәлил поселок китапханәсе Җәлил гимназиясе белән берлектә «Человек человечества славен на века» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация, «Ясная Поляна», «О Л.Н.Толстом», «Война и мир» фильмнарыннан өзекләр карау белән үрелеп барды. Укучылар “Филиппок” хикәясенә инсценировка куйдылар һәм Л.Н.Толстойга багышланган шигырьләр укыдылар. Бәйрәмгә кунак итеп поселокның рәсем мәктәбе укытучысы Т.В.Илюхина чакырылган иде. Ул үзенең бөек язучының туган ягына сәяхәте турынды мавыктыргыч итеп сөйләде, кичәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.


26
май, 2018 ел
шимбә

Петровка Завод мәктәбендә  "Куркынычсыз җәй" дәресләре үтте.


25
май, 2018 ел
җомга

24 май конне Иске Кэшер урта мэктэбендэ сонгы кынгырау бэйрэме узды

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елны “Шиһабетдин Мәрҗәни елы” дип игълан итте. Январь аенда мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан 22 май көнне Җәлил китапханәчеләре 2-че санлы урта мәктәбенең укучылары белән ачык дәрес үткәрделәр. Укучыларны күренекле шәхесебезнең әсәрләре һәм тормыш юлы белән таныштырып үттеләләр. Укучыларга Шиһабетдин Мәрҗаниның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган видеофильм күрсәтелде. Очрашуда яхшылыкка багышланган мәкальләр, әйтемнәр укылды. Мәгърифәтченең идея-фәлсәфи карашлары, аның мөгаллим, дини ислахчы, тарихчы, фәлсәфәче буларак эшчәнлеге татар халкының гына түгел, ә бөтен Россия халыкларының әдәбияты һәм мәдәнияты тарихында күренекле урын алып тора. Шиһабетдин Мәрҗани иҗатын өйрәнү, аның мирасын дәвам итү безнең төп бурычыбыз булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International