ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Без барыбыз да балаларыбызны төрле уенчыклар белән шаяртырга яратабыз. Ләкин һәрвакытта да балалар уенчыклары беренче карашка күренгәнчә куркынычсыз, мәсәлән, ату өчен балалар җәясе. Уенчык бала өчен куркынычсызмы икәнен ничек аңларга?


20
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

2026 нчы елның 18-20 нче гыйнварында Гарәп теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 6 укучы катнашты. 

     2026 елнын 18-20 гыйнварында Казанда гарәп теле буенча республика олимпиадасынын йомгаклау туры узды

«Светводканал» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән саклау, тәртипкә китерү һәм экспертиза ясау, шулай ук даими саклау срогының гамәли, тарихи әһәмияткә ия булган документларын муниципаль архивка тапшыру мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды. Семинар кысаларында 2023 елда дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклауны, туплауны, исәпкә алуны һәм куллануны оештыру кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында аңлатмалар бирелде.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75

Болытлы. Бераз кар, төнлә урыны белән уртача.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба 5-10 м/с ка күчә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-13˚.

Көндез максималь температура -7..-10˚. Юлларда бозлавык.

2026 елның 18-20 гыйнварында Төрек теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

2026 елның 18-20 гыйнварында Гарәп теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Бүген Сарман авылында Ваһапов Илдар Корбангали улы белән хушлашу чарасы узды.

Ваһапов Илдар Корбангали улы, 1972 елның 03 июнендә Татарстан АССРның Чаллы шәһәрендә туган. 1979 елда Яр Чаллы шәһәренең 5 мәктәбенә укырга керә. 1990-1992 елларда Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә ракета гаскәрләренең өлкән сержанты булып хезмәт итә.

Эш урыны-Сарман районы эчке эшләр бүлеге сакчысы, Сарман юл идарәсендә юл салучы, Сарман икмәк заводында йөк ташучы.

 Контракт төзер алдыннан вакытлыча эшләми.

2024 елның 25 августында контракт төзи.

2025 елның 15 июлендә өлкән сержант Ваһапов Илдар Корбангали улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция башкарганда һәлак булды. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Барлык Сарман халкы һәм шәхсән үз исемемнән Туган көнегез белән тәбрик итәм!

Бүген Сезнең исем күренекле дәүләт, сәясәт, җәмәгать эшлеклесе буларак, Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә танылган һәм мәртәбәле. Татарстан Республикасының дөньякүләм дәрәҗәдә абруйлы республика, хөрмәткә лаек милләт булып үсүендә Сезнең өлешегез зур. Бүгенге көндә дә тынгысызлыгыгыз, милләтебезнең тарихи мирасларын торгызуда һәм саклап калуда фидакарь эшчәнлегегезгә сокланабыз. 

Алга таба да шулай ук яшьләрчә энергия белән татар иленең зирәк киңәшчесе булып мең яшәгез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International