Бүген Ләке авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Попов Григорий Демьянович белән хушлаштык.
Попов Григорий Демьянович 1967 елның 30 мартында Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында туа. Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 24 августында контракт буенча китэ. Инженер-сапер ротасының механик-йөртүчесе, рядовой Попов Григорий Демьянович 2025 елның 4 апрелендә Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция үткәрү барышында үлгән, үлем хәрби хезмәт узу чорында булган һәм хәрби хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле түгел.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене – Җиңү күгәрчене»акциясе узды.
Бөек һәм истәлекле бәйрәм - Җиңү көне якынлаша! Бәйрәм алдыннан 6-8 сыйныф укучылары белән бергә тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәмсетдинова Р.Л. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Тынычлык күгәрчене – Җиңү күгәрчене» акциясендә катнашты.
Республика күләм конкурс #ЭКОВЕСНА #ЭКОЯЗ. Номинация #ЭКОКОМАНДА
3 атна "Подари Земле сад".
Ибодова Зулхиджа үзенең агачын утыртты.
Илебез тарихында Бөек Ватан сугышында Җиңү Көненең 80 еллыгына багышланган истәлекле дата алдыннан 1 нче санлы Җәлил мәктәбе укытучылары һәм ата-аналары да "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм мәктәп ишегалдына агачлар утырттылар.
170 / 10000
15 апрель көнне Җәлил 2024/2025 елгы «мәктәп футбол лигасы» ТР гомуми белем оешмалары командалары арасында футбол буенча ярышларның муниципаль этабы узды.
“М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары "Татнефть"нең "ЦУР" программасы кысаларында "Дөньядагы иң мөһим дәрес" темасына чираттагы онлайн-дәрестә катнаштылар
"Татнефть" ПАО ТДМ вәкиле Смирнов Игорь Сергеевич 5-6 сыйныфларда "Дөньядагы иң мөһим дәрес" уздырды
Яклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына һәм "ЭКОяз 2025" республика конкурсына багышланган чаралар кысаларында 1нче "Каенкай" пилот бакчасында тәрбияләнүчеләр, 1нче МББУ "Җәлил урта мәктәбе"нең беренче хәрәкәтендә катнашучылар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре «җиргә бакча бүләк ит »акциясе үткәрделәр.
Бүген Сарман районына эшлекле визит белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягъфәров килде. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит программасына капиталь ремонттан соң төп социаль һәм мәдәни объектларны карау кертелгән иде.