2026 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы прокуроры катнашында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында Административ хокук бозулар турындагы материаллар һәм комиссия әгъзаларының мәгариф оешмаларында профилактика эшенең оештыру-хокукый нигезләрен өйрәнүне оештыру мәсьәләсе каралды
2026 елның 17-19 февралендә рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды
"Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт чарасы узды. Бәйрәмгә төп кунаклар булып - әтиләр һәм бабайлар килде. Балалар һәм өлкәннәр күңелле эстафеталарда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм тизлекләрен күрсәтү өчен командаларга берләштеләр. Балалар патриотик җырлар башкардылар, ә кызларның биюләре кунакларга истә калырлык бүләк булды. Очрашу азагында балалар әтиләренә һәм бабайларына үзләре тырышып ясаган бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик җылы булды һәм барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте! Яклаучыларыбызга актив катнашулары һәм үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Физик культурага кызыксынуны үстерү һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыру — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүнең өстенлекле бурычы булып тора. Нәкъ менә шушы девиз астында “Алёнушка” балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвеше көне узды. 2 нче Җәлил урта мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары оештырган «Күңелле стартлар» бу көннең иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булды. Ярышлар программасы сәламәтлекне ныгытуга, координацияне үстерүгә һәм команда күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар бик яхшы физик әзерлек, ихтыяр көче һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр, бик күп уңай эмоцияләр һәм көчле энергия алдылар.Мондый тематик көннәр уздыру һәм мәктәп белән актив хезмәттәшлек итү дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга гына түгел, балаларда спортка һәм балачактан ук актив яшәү рәвешенә мәхәббәтнең ныклы нигезен салырга да ярдәм итә.
18 нче февраль көнне МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә «Хыянәтчеләр» документаль фильмы күрсәтелде. Бу фильм кисәтү һәм яшьләр арасында террорчылык нәтиҗәләренең җитдилеге турында уйланырга чакыру булып тора. Карау фильм турында фикер алышу белән тәмамланды.
МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә ел саен үткәрелә торган Май чабу атнасы аеруча киң колач белән һәм борынгы рус традицияләрен саклап үткәрелә.
Хөрмәтле райондашлар!
Изге Рамазан ае башлану белән ихлас куңелдән котлыйм!
Бу Изге ай безнең өчен тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланырга, якыннарыбызга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык курсәтергә, тагын да туземлерәк, ихласрак шәхес булу өчен куп мөмкинлекләр ача.
Сезнең барыгызны да мөселман дөньясының олуг бәйрәме белән тагын бер кат тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек телим. Рамазан айларын матур итеп уткәрергә язсын.
Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, ифтар ашларыбыз кабуллардан булсын! Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Гамбит» позывныйлы махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты, ул хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда. Хәрби хезмәткәр хезмәт турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты, көнкүреш һәм көндәлек бурычлар турында сөйләде. Фәрит Мөнәвирович сугышчыга тизрәк исән-сау кайтуын теләде!
Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -20..-25, аязганда -29 га кадәр. Көндез максималь температура -9..-13˚. Юлларда бозлавык