ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

12 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман гимназиясенең 6 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.

Петровский Завод авыл җирлегендә тыл ветераннары: Дәүләтшин Фоат Мөхәммәтша улы, Латыйпов Габделхәй Латыйп улы, Хөсәенова Таһъзимә Нуриәхмәт кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырылды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы Нөркәй урта мәктәбенең 6 класс укучылары үз куллары белән открыткалар ясадылар, солдатларыбызны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны котладылар.

Телдән имтиханны уңышлы узу-дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен мәҗбүри шартларның берсе. Әңгәмәдә коммуникатив күнекмәләр - уку, сөйләү, цитаталар китерү, диалог һәм монолог алып бара белү тикшерелә. Безнең мәктәп укучылары куелган бурычны үтәделәр, зачет өчен тиешле баллар җыйдылар.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне алдыннан балалар шагыйрьнең әсәрләре, биографиясе, иҗаты белән танышалар. Укучылар конкурсына әзерләнәләр, әсәрләрне иллюстрациялиләр. Балалар шагыйрь турында горурланып сөйлиләр, безнең бистә дә аның хөрмәтенә аталган бит.

Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узды.

1 нче "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «солдатка бүләк һәм хат " акциясендә катнаштылар «Бу акция безгә Ватаныбызның тынычлыгы һәм иминлеге сагында торучыларга рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирде»

2025 нче елның 12 нче февралендә "Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы сыйныфларында рус теленнән әңгәмә булып узды. 

    МБББУ  " Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә һәр сишәмбе көнне булачак беренче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре башланды. 

Балалар бакчасында физик тәрбия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International