3 нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе" ндә беренче сыйныф укучылары өчен күңелле зарядка оештырылды.
Тимераякта шуу-күңелле генә түгел, сәламәтлек өчен дә бик файдалы!
Бүген “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә 1 сыйныф укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Кечкенә дусларыбыз Әлифба бәйрәмен дулкынланып көтеп алдылар. Бу аларның беренче җиңүләре иде.
1 февраль көнне үзенең 80 яшьлек юбилеен мәгариф ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Сабиров Роберт Сәхипҗан улы билгеләп үтте.
Бүген 5 нче "Әкият" балалар бакчасында Бөтендөнья кошларны ашату көнен билгеләп үттеләр. Балалар урамда рәхәтләнеп кошларны ашаттылар, шулай ук бу көнне кошлар һәм аларның ихтыяҗлары турында тагын да күбрәк белделәр.
4 нче февраль көнне МББУ "Җәлил 2 нче урта мәктәбе"ндә 8 Б сыйныф җитәкчесе Р.И.Фәсхетдинова гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм пропагандалауга юнәлдерелгән мавыктыргыч класстан тыш чара оештырды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Сталинград сугышы-Бөек Ватан сугышының иң мөһим моменты” темасына класс сәгате үтте. 2 февраль көнне Рссиянең Хәрби Дан көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата 1943 елда Сталинград астында немец фашистларын тар-мар итүгә багышланган. Сталинград сугышы Дон елгасы ярларыннан башлана. Анда 2 миллионнан артык сугышчы катнаша, шуларның миллионга якыны үлә. Әлеге көрәш җимерелгән Сталинград урамнарында сугышларның иң канлысы дип билгеләнә, совет солдатлары зур героизм күрсәтеп, немецларның көрәш дәртен сүндерәләр. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана.Гитлер группировкасы әсирлеккә төшә. СССР сугышчыларының җиңүе икенче Бөтендөнья сугышының мөһим борылышы була.
3 февральда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.
3 февральда хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.