ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

 

13 гыйнвар көнне район мәдәният йортында искечә Яңа ел бәйрәме уңаеннан концерт һәм лотерея уены үткәрелде.

Иске Имән авыл җирлегендә искечә Яңа ел

   Азалак мәктәбендә укучылар "Үзебезнекеләргә Җылылык" акциясенә бик теләп кушылдылар.

14 январь көнне 1 нче санлы Җәлил мәктәбендә Казан кооператив институты вәкилләре белән очрашу булды.9-11нче сыйныф укучылары институтта белем бирүнең нинди формалары, белгечлекләр булуы турында белделәр.


13
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген, 13 нче гыйнвар көнне, Рәсәйдә мат ушат көне билгеләнеп үтелә. Бу көннең тамырлары тарихи датага барып тоташа. 1703 елның 13 нче гыйнварында, Петр Беренче указы белән “Ведомости” дип исемләнгән беренче газета бастырылып чыгарыла башлый.

 Сарман гимназиясенең 6 Б сыйныфы укучылары, мәктәп музее түгәрәге кысаларында,районыбызның “Сарман” газетасы тарихына күз салдылар. Аның элекке басмалары белән таныштылар, газетабыз тарихында булган үзгәрешләрне күзәттеләр. "Сарман" газетасының 2025 елдагы беренче саны гадәти булмаган форматта басылып чыккан. Музей активы да, райондашларыбыздан калышмыйча, үзеләренең хыял-сурәтләрен төшерделәр.

Эшлекле сәфәрнең максаты - “Татар милли – гореф гадәтләрне саклауда, авыл мәктәбенең роле” иде. Мәктәбебез үзенең эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.

13 нче январь көнне «Җәлил гимназиясе» укучыларына, укытучыларына һәм активистларына солдатларга гуманитар ярдәм күрсәткән өчен 29660 нчы хәрби частьнең шәхси составыннан рәхмәт хаты тапшырылды. Бүген Ватанны саклаучыларыбызга мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим. 

2025 нче елның 10 нчы гыйнварыннан 13 нче гыйнварына кадәр Казанда "Олимпка юл" республика олимпиадасының Инглиз теле буенча йомгаклау этабы узды. "Җәлил гимназиясен"нән 4 укучы катнашты. 

Бүген Сарман районына Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев эшлекле сәфәр белән килде.

Сәфәрнең максаты – Җәмигъ мәчете, “70 төрле һөнәр” остаханәсе, “Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт мәктәбе” эшчәнлекләре һәм тәҗрибәләре белән танышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International