ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2024 ел
җомга

30 декабрьдә почта бүлекчәләре шимбә өчен билгеләнгән график буенча эшләячәк. 31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнвар Татарстанда Россия Почтасы бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гаилә тормышы юбилярлары Сирин һәм Нурия Дәүләтовларны алтын туйлары белән котлады.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озак гомерле ветераннар, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып, аларга яңа ел бүләкләре тапшырды.

   Бүген  Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды. Ул  һәркем  өчен  үзенчәлекле  һәм онытылмаслык булды.

Мәктәптә янгын чыккан очракта укучыларның үз-үзләрен тотуларын тикшерү максатында  эвакуация тренировкасы үтте.  Өйрәнү эвакуациясе-мәгариф учреждениесендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү системасының иң мөһим, җаваплы, кирәкле һәм катлаулы чараларыннан берсе. Әлеге тренировканы уздыруның төп максаты-белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренең,  укучыларның сәламәтлеге һәм тормыш иминлеген тәэмин итүдә  һәрьяклап әзерлекләрен тикшерү.

26 декабрдә Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәният сарае мәйданында төп Яңа ел чыршысын тантаналы ачу чарасы узды. 

Җәлил шәһәр тибындагы поселогы халкын һәм кунакларын муниципаль берәмлек башлыгы «Джалиль пгт.» Каримов Р.А. һәм ДТППО ОППО ПАО «Татнефть» рәисе вазифаларын башкаручы Маринина Л.З. котлады. Каримов Р.А. бәйрәмчә бизәлеш оештыруда актив катнашкан кешеләрнең һәм оешмаларның өлешен билгеләп үтте. Тантаналы өлеш вакытында бәйрәмгә әзерлек эшләрендә актив катнашкан оешма хезмәткәрләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткән «Помощь рядом» һәм «Сушим-парим для СВОих» төркемнәре активистларына, шулай ук шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Бәйрәм чарасы музыкаль чыгышлар һәм бию номерлары белән үрелеп барды. Һава торышының үзгәрүчән булуына карамастан, бәйрәмдә катнашучылар Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай, Убырлы карчык һәм башка әкияти геройлар белән бергә чыршы утларын кабызды. Бу утлар Җәлил поселогы халкының йөрәкләрен дә җылытып, 2025 елда бәхет һәм иминлек китерүче җылылык, яктылык һәм шатлык символына әйләнсен!

          2024 елның 17 нчы  декабрендә мәгариф бүлегендә  төрек теленнән олимпиада узды. Анда 1 укучы катнашты.

           2024 елның 17 нчы  декабрендә мәгариф бүлегендә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиада узды. Анда 12 укучы катнашты.

Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Коткаручы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен авыр, әмма игелекле эшне сайладыгыз - беренче булып бәлагә эләккән кешеләргә ярдәмгә килү. Куркынычны җиңеп, үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кадерлесен - кеше гомерләрен саклап каласыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә профессиональлеге һәм иң катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт, тармак ветераннарына яшь буын коткаручыларга биргән тәҗрибәләре һәм осталыклары өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек,тынычлык һәм игелек телим.

26 декабрь конне "И.Г.Шакиров исемендэге Сарман балалар сэнгать мэктэбе" муниципаль бюджет остэмэ белем учреждениясе сэнгать булеге укытучысы Аскарова Э.Р. СВО да катнашучыларнын балалары очен "Тайна волшебного сундука" дигэн мастер - класс уткэрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International