Электрон сигаретлар яки вейплар яшьләр арасында популярлык яулый. Вейперлар-тәмәке тартучыларның яңа төре, алар гадәти тәмәкегә түгел, ә электрон тутырылган тәмәке тарталар, электрон җайланмаларны тәмәке тартуны пропагандалыйлар, бу гадәти тәмәкегә куркынычсыз альтернатива булып тора. Яшүсмерләр арасында сәламәтлеккә зыян китерми дигән ялгыш фикер бар. Ләкин бу дөрес түгел: электрон тәмәкедәге никотин традицион тәмәке продуктларындагы кебек үк зарарлы. Бу организмның гомуми торышына гына түгел, ә яшүсмерләрнең психик активлыгына да зарарлы йогынты ясый. Башка тискәре нәтиҗәләр, шул исәптән даими рәвештә никотинсыз сыеклыклар белән вейп тартудан, иммунитетның көчсезләнүе, үпкә һәм йөрәк тукымаларына зыян килүе дип санала.Димәк, вейп, тәмәке кебек үк, үпкәләргә генә түгел, ә организмның башка системаларына һәм гомуми сәламәтлеккә дә тискәре йогынты ясый.
Экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продукциясен тышкы базарларга этәрүгә юнәлдерелгән вебинарлар үткәрү турында мәгълүмат
Бүген район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Көн тәртибенә 4 сорау кертелгән.
Хөрмәтле почта хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән котлыйм! Россия почтасының безнең зур илебез гражданнарының көндәлек тормышында әһәмиятен бәяләп бетергесез. Ул кешеләрне туганнары белән бәйли, эшлекле документлар әйләнешен гамәлгә ашыра, пенсияләр һәм социаль пособиеләр түли, коммуналь түләүләр кабул итә, газета-журналлар китерә. Мөһим хат, телеграмма яки посылка барып җитмәгән почмак юк. Хезмәтегез, ярдәмчеллегегез һәм яхшы күңеллелегегез өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Сезнең юлыгызны Россия Почтасы эшләгән кешеләрнең елмаюлары һәм рәхмәтләре яктыртсын.
Бүген Ләке авылында барыбызның да яраткан керәшен бәйрәме Питрау узды. Питрау көне, Сабантуй кебек үк, төрле милләт кешеләренең бердәмлеге һәм күңел ачу урыны булды.
Питрау табигатьне данлаучы бәйрәм, шулай ук урып-җыю газаплары алдыннан ял бирүче чара. Кич белән авыл халкы һәм кунаклары Питрау бәйрәмендә катнаштылар.
Шул матур дөньяларны борчып, аяз күгебезне тынгысызлап торучылар да бар шул әле. Шундый авыр вакытларда безнең, Россия халкының, бик күркәм сыйфаты бар. Ул берләшү, бер-береңә ярдәмләшү.
Безне, Җәлил ветераннарын шушы олы хис бергә җыйды. СВО да гы егетләребез өчен янып-көйгән хатын-кызларыбыз җыелышып маскировка сеткалары үрәбез. Без эшләгән шушы сеткалар егетләребезнең гомерләрен саклап кала алырлар дигән уй белән, изге теләкләребезне тели-тели, күңел җылыбызны сала-сала үрәбез без аларны. Инде җәй көнендә генә дә тугызынчы сетканы үреп бетерү алдында. Без бу эшләрне кыш көненә үк башлаган идек. Җылы киемнәр, урын – җир кирәк яраклары да җыеп җибәрдек. Инде менә кабат сетка үрә башладык.
Дару үләннәре җыеп, егетләр өчен тәмле шифалы чәйләр ясыйбыз. Оста куллы кызларыбыз фронттагы егетләр өчен бик кирәкле “сухой душ” лар ясап җибәрәләр.
Бу эшләрдә үз теләкләре белән катнашучы хатын – кызларыбыз Валиева Фәния, Гарайшина Суфия, Гиниятуллина Гөлзифа, Ахмадуллина Нәсимә, Гиниятуллина Энҗе, Горшунова Вера,Зарипова Гөлнәзирә, Шакурова Фәридә, Даньшина Ольга, Хафизова Фирдәвес, Сабирова Мәдинә, Ләйсән, Тухбатуллина Фаимә, Аминефа Фәһимә, Гарайшина Нәбирә, Шарапова Альфинур, Латипова Разыя, Мингазова Әнисә, Латипова Рәйсә, Камалова Айсылу, Хайдарова Ильмира һәм башка бик күп хатын-кызлар катнаша. Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән ике бертуган кыз Ахметгалиева Алия белән Азалияләр дә әбиләре белән бергә сетка үрүдә бик теләп катнашалар.
Бу яхшылыклар аларга уңышлар булып кире кайтсын.
Автор: Мингазова А.Г.
Питрау бәйрәме уңаеннан барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Сарманлылар милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә районыбызның тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.
Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бездә чананы – җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен көзгә-кышка әзерлек чоры.
Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.
11 июль көнне Сарманда районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи-2024» бәйгесе үткәрелде.
Ул ЮХИДИнең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, ДОСААФның район бүлеге көчләре белән оештырылды. Катнашучылар ике төрле ярышларда көч сынаштылар — «Юл кагыйдәләре белгечләре» (В категорияле билет сораулары буенча) һәм «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү».
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ләке авылында 12 июльдә 15.00 сәгатьтә узачак бәйрәмгә әзерлек эшләренең барышы белән танышты.
Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин килде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде. Сәфәр барышында Марсель Мансур улы Сарман район үзәк хастаханәсе стационарын ремонтлау белән танышты, район активы белән киңәшмәдә проблемалы сораулар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.