Ел саен Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты профсоюзы әгъзалары өмәләрдә актив катнашалар. Өмәләр әйләнә - тирә мохитне чиста тотарга, кешеләрнең үз территорияләре өчен җаваплылыгын формалаштырырга гына түгел, ә хезмәттәшләре белән вакыт үткәрүнең яхшы ысулы. Шулай ук балалар өчен яхшы үрнәк булырга мөмкин.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эш барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
12 нче июньдә Без Россия көнен-Россия Федерациясенең милли дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Ул 1994 нче елда оештырылган һәм тарихи вакыйга белән бәйле: 1990 нчы елның 12 нче июнендә Россия Федерациясе Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән. Шул вакыттан бирле Россия көне илнең бердәмлеге, суверенитеты һәм бәйсезлеге символы булып тора. Бу бәйрәм бөтен халык тарафыннан билгеләп үтелә - шәһәрләрдә һәм авылларда, гаиләдә һәм дуслар арасында, Россия тарихына һәм мәдәниятенә горурлык һәм хөрмәт белән. Шуңа бәйле рәвештә, "Җәлил гимназиясе" укучылары Россия көненә багышланган "Россия Объективта" фото-күргәзмәсендә катнашалар.
Июнь аенда Германиядә Совет гаскәрләре төркеме көне билгеләп үтелә. Аларда хезмәт итүчеләр Сарман районында да шактый күп. Шул уңайдан район үзәгендә үткән тантанада якташларыбызны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Ул төркем вәкилләренә бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Хәрбиләр район үзәге буенча автоузыш та оештырдылар.
Бүген район үзәк ял паркында Россия көненә багышланган матур чара оештырылды. Бәйрәм халкын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, 14 яшьләрен тутырган егетләргә һәм кызларга Россия гражданының төп документын – паспорт тапшырды. Чара кысаларында төрле мастер-класслар оештырылды, район сәнгать осталары халыкны җыр-биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.
Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!
Сабантуй көннәрендә без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыкны, ил өчен горурлыкны һәм ватандашларның казанышларын символлаштыра.
Илнең иминлеге – төбәкләрнең уңышлы үсеше. Бүген Татарстан Республикасы – бөтен дөньяда танылган куәтле сәнәгать, фәнни-техник һәм интеллектуаль потенциалы булган территория. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора.
Республикабызны үстерүдә, Россиянең социаль-икътисади иминлеген ныгытуда безнең казанышларыбыз, Сарман районының кадерле кешеләре дә бар. Көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм иткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.
Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим!
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының баш киңәшчесе Хәсәншин Гадел Ринур улы белән очрашу узды.
Очрашуда Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марат Марс улы Шәехов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге башлыгы Ришат Ринат улы Бәхтиев, район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт, Җәлил шәһәр тибындагы Архангел Михаил гыйбадәтханәсе һәм Изге Александр Невский хөрмәтенә часовнялар настоятеле катнашты.
Этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Гадел Ринурович шулай ук эчке эшләр бүлегендә булды, Сарман авылындагы Тәуфик, Бәрәкәт, Җәмигь мәчетләрендә, Җәлил поселогындагы мәчет һәм Архангел Михаил гыйбадәтханәсендә булды.
Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу 2-42-75 телефоны аша.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарларны яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Николаевич Безроднов белән очрашты.
Үзенең визиты барышында Евгений Николаевич «Сарман икмәге», «Сарман продукт», «Петровский завод», «Сарман ит» производстволарында булды, район эшкуарлары белән очрашты, проблемалар, хәл итү юллары, үсеш буенча планнар турында фикер алыштылар.