15 нче октябрь көнне гимназиядә "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылар үзидарәсе Президентына сайлаулар узды. Балалар бу вакыйгага бик җаваплы әзерләнделәр. Президент постына 5 кандидат белдерелде. Алар арасында 8 - 10 нчы сыйныф укучылары булдылар. Укучылар гына түгел, гимназия укытучылары да тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча президент ярышында 10 нчы сыйныф укучысы Раил Шәфигуллин җиңүче булды. Сайлауларны узган дип санарга мөмкин! Без яңа президентыбызны җиңүе белән котлыйбыз һәм нәтиҗәле эш телибез!
Югары Чыршылы авылында үзара салым акчасына «Гайшә чишмәсе» нә бара торган юлга вак таш салынды.
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән, «Ел инженеры «республика конкурсын үткәрү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.04.2019 № 325 карары һәм оештыру комитетының 26.09.2024 карары нигезендә, Татарстан Республикасы оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан танылуны тәэмин итү, бүләкләү һәм тарату максатларында «Ел инженеры»V Республика конкурсы старт алды.
16 нчы октябрь көнне Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды. Сеанс алдыннан наркомания профилактикасы буенча видеороликлар күрсәтелде.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Авыл җирлегенең Карашай зиаратында көзге өмә уткәрелде
“Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы”, - диләр иде. 15 октябрьдә Мортышбаш авылында дөньяга аваз салган кызга да әти-әнисе Октябрина дип исем кушалар.
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Бүген шикәр чөгендерен үстерү һәм җыю буенча экипажлар, механизаторлар һәм агрономнар арасында ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләде.
«Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә яшь буынны һәрьяклап үстерү, патриотик һәм һөнәри юнәлешле тәрбияләү максаты белән әтиләр көне уңаеннан «Әти белән бергә» исемле атларда йөрү оештырылды.