Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы балалары юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Юлларда үз-үзен куркынычсыз тоту кагыйдәләре өйрәнү" атнасы узды.Балалар юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары турындагы белемнәрне ныгыттылар. Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнү өчен барлык ысуллар да яхшы. Өстәл уеннары бу процесста аерым урын алып тора-балалар алдына бурычлар куела, аларны хәл итү игътибарлылык, акыл көче һәм эзлеклелек таләп итә.  Уен барышында балалар юл хәрәкәтенең төрле ситуацияләре белән таныштылар, юлда үз-үзеңне дөрес һәм куркынычсыз тоту турындагы белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International