Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «2025 елда юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында» йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман муниципаль районы делегациясе катнашты.