ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга

Янурыс авыл җирлегендә аншлагларны буяу

"Чисталык җыештырган урында түгел, ә чүпләмәгән урында"

Санитар-экологик икеайлык планы буенча юл буе полосаларын һәм оешма территорияләрен чистарттык.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Әлмәт авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Кәүҗияк авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә.

"Эковесна-2024" республика конкурсы кысаларында Ләшәү-Тамак мәктәбе территориясендә экологик өмәләр уза.Әлеге акциядә мәктәпнең барлык хезмәткәрләре һәм 1-9 сыйныф укучылары катнаша.Территорияне чистарту буенча өмә үткәрү өчен территорияне генераль җыештыру чаралары планы төзелде, һәр сыйныфка участок беркетелде. Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар һәм педагоглар мәктәп территориясен тәртипкә китерәләр: чүп, яфраклар һәм үләннәр җыялар, агачлар һәм куакларның иске сботакларны кисеп алалар.Безнең мәктәптә өмә-ул территорияне төзекләндерү һәм чистарту чарасы гына түгел, укучылар һәм укытучылар коллективын тагын да ныграк берләштерү өчен искиткеч мөмкинлек тә. Сарман муниципаль районының «Агат» кибетенә мәктәп территориясен төзекләндерүдә күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

"Форпост" үзәге активистлары "Онытырга ярамый" акциясенә кушылдылар, алар киләчәккә хатлар яздылар, аларда нацистларның җинаятьләренә карата шәхси позицияләрен белдерделәр,. Бердәм гамәлләр көнен үткәрү максаты булып Бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территориядә нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең тыныч совет гражданнарына карата җинаятьләре турында тарихи хакыйкатьне саклау тора.

2024 елның 18 апрелендә Сарман район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" XV район сәләтле балалар бәйгесенең дүртенче зона сайлап алу туры булып узды. Анда Сарман авылы "Кояшкай", "Сандугач", "Лилия", “Ләйсән” балалар бакчалары, гимназия, 1 нче Сарман гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары, Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашты. Һәр бала үз композициясен тырышып башкарды: җырлады, биеде, сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, музыка коралларында уйнады. Бәйге нәтиҗәләре буенча 25 апрельдә район мәдәният йортында - авыл җирлекләренең,  ә  26 апрельдә Сарман зонасында җиңүчеләрнең йомгаклау концерты узачак.

1. Билгесез пилотсыз очу аппараты (алга таба – БПЛА) объекты территориясендә (якында) табылганда, шунда ук (борчылу төймәсен, радиоэлемтә һ. б. кулланып) саклау хезмәтенең (ЧОО, Росгвардиянең ведомстводан тыш саклавы, ведомство саклавы, башка хезмәт) тиз җавап бирүче төркемнәрен чакырырга һәм бу хакта объект җитәкчелегенә хәбәр итәргә.

Әлмәт авыл җирлегендә су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар уздырылды.

Санитар-экологик чисталык икеайлык кысаларында Карашай-Саклау авыл жирлегендэ омэлэр дэвам итэ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International