"Җырлы балачак илендә" XV район сәләтле балалар бәйгесенең дүртенче зона

2024 елның 19 апреле, җомга

2024 елның 18 апрелендә Сарман район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" XV район сәләтле балалар бәйгесенең дүртенче зона сайлап алу туры булып узды. Анда Сарман авылы "Кояшкай", "Сандугач", "Лилия", “Ләйсән” балалар бакчалары, гимназия, 1 нче Сарман гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары, Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашты. Һәр бала үз композициясен тырышып башкарды: җырлады, биеде, сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, музыка коралларында уйнады. Бәйге нәтиҗәләре буенча 25 апрельдә район мәдәният йортында - авыл җирлекләренең,  ә  26 апрельдә Сарман зонасында җиңүчеләрнең йомгаклау концерты узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International