ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

15 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.

Илексаз авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында өмә

14
апрель, 2024 ел
якшәмбе

“Җәлил гимназиясе” башлангыч сыйныф укучылары санитар-экологик икеайлык кысаларында марафон рәвешендә үткәрелүче республикакүләм “Экояз” конкурсында катнашалар. Һәр атна билгеле бер тема кысаларында үтә. Менә “Без чүпне аерым җыю яклы” темасы астында узган икенче атна тәмамлана. Укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, кулланылган материаллардан файдалы эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Яшь табигать сакчылары һәм әти-әниләр макулатура  һәм кулланылган батареялар җыюда актив катнаштылар.


13
апрель, 2024 ел
шимбә

Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Яңа Имән авыл җирлегендә экологик өмәләр дәвам итә


12
апрель, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 12 мартындагы 504-р номерлы боерыгы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2024 елның 19 мартындагы 33 номерлы боерыгы нигезендә районда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә.

 Санитар-экология икеайлыгы кысаларында 12 апрельдә Ләке авыл җирлегенең барлык оешмалары да тирә-юньне җыештыру эшләрен оештырды.

"Без аерым җыю өчен" девизы астында МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе " укучылары һәм укытучылары кирәкмәгән киемнәр җыеп, аз керемле гаиләләргә тапшырдылар һәм аларга "икенче тормыш" бирделәр.

12 апрельдә Гаилә елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы кысаларында, шулай ук үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү максатларында Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Катя-Катя» исемле нәфис фильмы күрсәтелде.

12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә, ул СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге Указы белән 1961 елның 12 апрелендә Восток космик корабында Советлар Союзы гражданы Юрий Гагаринның дөньяда беренче тапкыр космоска очуы хөрмәтенә билгеләнә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Мортыш-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Сарман" кинотеатрында сеанслар алдыннан видеороликлар күрсәтелде.

Бүген Сарманда умартачылар һәм үсемлекчелек юнәлешендә эшләүче хуҗалыклар вәкилләренең семинар-киңәшмәсе булды. Көн тәртибендә умартачылык юнәлешен киңәйтү, бал кортларына зыян китермичә язгы һәм җәйге кыр эшләрен үткәрү, гомуми стратегия булдыру мәсьәләләре каралды. Семинарда катнашучыларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев сәламләде. Агулы матдәләрне куллану, бал кортларын тоту тәртибе турындагы закон таләпләре турында Идарә белгече Айдар Гыйльметдинов сөйләде. Идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Салихов быел район территориясендә чәчеләчәк нектарлы культураларга тукталды. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Мостафин умарталарда ветеринария-санитария паспортларын алып бару тәртибе, бал кортлары арасында авыруларны кисәтү чаралары турында сөйләде. «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов районда кулланыла торган биопрепаратларга һәм аларны куллану таләпләренә тукталды. Шулай ук «Агросила» ширкәтенең азык җитештерү буенча әйдәп баручы агрономы Ростям Хәбибрахманов чыгышы тыңланды. Чара ахырында вазыйфаи затлар умартачыларның сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International