21 февраль көнне 3 нче Б сыйныфында сыйныф җитәкчесе З.Ф. Кәримова җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, малайлар!” бәйгесе узды. Кечкенә катнашучылар, үзләренең сәләтләрен һәм талантларын күрсәтеп, төрле мавыктыргыч конкурсларда ярыштылар: төз атучы, яшерен хәбәр, маскировка, халык зирәклеге, шофёрлар һ.б. Илнең булачак яклаучылары үз җитезлеген, көчен, чыдамлыгын, командада эшли белүен күрсәтте. Барлык катнашучылар да зур активлык күрсәттеләр, бер-берсенә яхшы кәеф, аралашу һәм елмаю шатлыгы бүләк иттеләр. Кызлар һәм малайлар көлештеләр һәм күңел ачтылар. Барысы да бәхетле, ә балаларның шатлыктан бәхетле күзләре - иң яхшы бүләк!
2024 елның 22 февралендә почта әйләнешенә «киләчәк Уеннарына»багышланган нәфис марка чыга. Анда цифрлы Ялкын мультиспорт турниры эмблемасы сурәтләнгән.
Бүген Петровский Завод авылында Ватанны саклаучылар көненә һәм Гаилә елына багышланган "Кышкы күңел ачулар-2024" спорт-күңел ачу бәйрәме оештырылды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм махсус хәрби операция хәрбиләренең гаиләләрен котлады. Шулай ук азык-төлек пакетлары тапшырдылар, озын гомер һәм иминлек теләделәр.
«А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбен»дә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды. Сугышчы кайчандыр безнең мәктәпне тәмамлаган.
Очрашуда укучылар сугышчының биографиясе белән таныштылар. Ул үзенең мәктәп еллары, армиядә хезмәт итү турында сөйләде.
Укучылар һәм укытучылар сугышчыны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм истәлекле бүләк бирделәр.
Армиядә хезмәт итүнең әһәмияте, Ватанга тугрылык, үз халкың алдында хәрби бурычын үтәү турында сөйләде. Мондый очрашулар илебез өчен горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм итә.
Гражданлык-патриотик айлык кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан мәктәптә күңелле уеннар булды.
МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә "Бар җырымны илгә багышладым..." темасына әдәби кичә үткәрелде. Укучылар герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, балачагы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, тоткынлыкта фашистларга каршы эшчәнлеге турында кызыклы фактлар белән таныштылар.
МБББУ “Ләшәү-Тамак мәктәбе”ндә февраль ахырында ел саен Ватанны саклаучылар көненә һәм ГТО нормалары үтәүгә багышлап “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрелә. Быел да малайлар белән кызлар бик теләп катнашты бу чарада.
"Аҗаган”да ике команда катнашты, алар спорт ярышлары, викториналар, төрле күнекмәләрне тикшерүне үтәргә тиеш иде.
Биредә үзең өчен генә түгел, ә иң беренче чиратта, команда өчен чыгыш ясыйсың. Әлбәттә, һәр ярышта җиңү теләге бар, югыйсә, кызыгы булмый. Мондый чараларда алган күнекмәләр киләчәктә, бигрәк тә армиядә хезмәт иткәндә кирәк булачак.
Ярышлар балаларны хәрби хезмәт нигезләре белән таныштыра, ватанга тугрылык, хәрби хезмәттәшлек-дуслык һәм җаваплылык тойгысы тәрбияләргә, сәламәт тормыш рәвешенә күнегергә ярдәм итә.
Карашай- Саклау авыл җирлегендә Ватанны Саклау көне уңаеннан хэрби операциядэ һәлак булган Солтан Фәнис Фәнүз улына багышланган митинг узды.
Карашай-Саклау авыл җирлеге Башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна мәктәп укучылары белән " Без киләчәкне сайлыйбыз!»дигэн класс сэгате уткэрде.