ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе
2024 нче ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә-ул җылы учак! Гаилә-кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 2024 нче ел "Гаилә елы" уңаеннан укучыларыбыз әти-әниләре белән бергәләп Гаилә эмблемалары ясадылар. Һәр гаилә ул кечкенә генә бер дөнья. Һәр гаиләнең үз кагыйдәләре, таләпләре, тәртипләре була. Эмблемалар да төрле-төрле. Һәрбер эмблемага гаиләләрнең күңел җылысы салып эшләнгән. Һәр гаиләгә, әти-әниләргә, укучыларыбызга берсеннән-берсе матур, эчтәлекле эмблемалар өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин «Киләчәк Уеннары»халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнаша.

Бүген Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Сафка басарга кирәк» дигән хәрби-патриотик конкурс узды, анда поселокның мәгариф учреждениеләре катнашты.

Чараның мәртәбәле кунаклары һәм жюри әгъзалары булып ТР ММР башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А., «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» МБ башлыгы Кәримов Р.А., ТР ММР Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Идрисова Г.Я., ТР ММР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Гыйльфанов Р.Х., ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Гасанов Д.Г., сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы катнаштылар.

Программа хәрби-строевой һәм физик әзерлек ярышларын үз эченә ала. «Карамель» хореография коллективы, «J-Crew» бию коллективы, Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәният сараеның «Барсы» эстрада бию студиясе тамашачыларны якты номерлар белән сөендерде.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Җәлил гимназиясе,

2 урын – Җәлилнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,

3 урын - Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

«Сафка басарга кирәк» конкурсы балаларны командада төгәл һәм җайлы эшләргә өйрәтте, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштырды. Патриотик эчтәлекле чаралар үткәрү-бу үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертү.

Командаларны котлыйбыз һәм катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерәбез!

Бүген Җәлил шәһәр тибындагы поселокта яшәүче Туктарова Руза Миргазямовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны туган көне белән Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә., «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» Җәлил муниципаль берәмлеге башлыгы  Кәримов Р.Ә котладылар. Көн геройына чәчәкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар Руза Миргазямовнага бәхетле тормыш, сәламәтлек һәм хөрмәт теләделәр. Руза Миргазямовна дипломнар һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бүген Руза Миргазямовна - бәхетле әни һәм әби. Ул үзенең якын гаиләсен тормыштагы иң зур байлык дип саный.

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан  Җәлил гимназиясендә  төрле чаралар үздырылды. Укучылар, укытучылар гимназиягә кергәндә үк туган тел турында канатлы һәм тылсымлы сүзләр, мәкальләр әйтеп керделәр.  Туган тел турында җырлар җырланды, шигырьләр, мәзәкләр сөйләнде, тизәйткечләр, саналмышлар әйтелде. Башлангыч сыйныфларда “Туган телем-иркә гөлем” түгәрәк өстәл артында  уеннар,  5 нче сыйныф укучылары белән “Сөйлим туган телемдә”, 6 нчы сыйныфлар белән  “Хикмәтле дә бизәкле дә туган телем”  интеллектуаль уен һәм  китапханә дәресләре, 7 нче сыйныфлар арасында “Син туган телеңне беләсеңме?” бәйгеләре үткәрелде. Укучылар тел буенча белемнәрен, туган телне яратуларын күрсәттеләр. Туган телебезгә багышланган Г. Тукай, Р. Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, В.Казыйханов шигырьләре яңгырады.

Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2024 елның 27 февралендә узачак. Сарман муниципаль районына ведомство җитәкчесе урынбасары Венера Чернова киләчәк.

Бүген 21 февраль көнне Ләке мәдәният йортында шагыйрь, якташыбыз Ямаш Игәнәйнең «Изгелеккә әйдәр уем...» дигән китабын тәкъдим итү булды. 

Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә менә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

21 февраль Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан күренекле шагыйрь, публицист язучы, “Керәшен сүзе” газетасына нигез салучы авылдашыбыз Ямаш Игәнәйнең “Изгелекккә әйдәр уем” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Килгән кунакларны Ләке мәктәбе укучылары матур шигырьләре белән каршы алдылар.

   21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бүген безнең мәктәптә төрле чаралар узды. Шуларның берсе-5-6 сыйныф укучылары арасында «Халыкара туган тел көне» нә багышланган КВН.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International