ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Теләсә нинди товар яки хезмәт сатып алу финанс эзен касса чегы рәвешендә калдырырга тиеш. Сатып алучы товар сатып ала һәм акчаны сатучыга тапшыра, сатучы үз чиратында бу фактларны касса чегы белән барлык кирәкле мәгълүмат белән раслый. Касса чегы белән бергә сатып алучыга сатып алу өчен түләгәнлеге турында таныклык кына түгел, ә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон буенча бирелгән гарантияләр дә бирелә.

21 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында Халыкара туган тел көне уңаеннан «Ләйсан» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен киновикторина үткәрелде. Бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде.

Хөрмәтле якташлар! Сезне Халыкара туган тел көне белән чын күңелдән котлыйм. 21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әле яшь. Ул үзенең тарихын 1999 елдан алып бара.

 

Бәйрәмнең максаты тел һәм мәдәни төрлелеккә ярдәм итү, юкка чыгу хәлендә булган телләрне яклау.

 

Халыкара туган тел көне-гадәти булмаган, ләкин бик мөһим бәйрәм. Нәкъ менә тел ярдәмендә халыкларның традицияләре яшәвен дәвам итә, дөньяны танып белүгә кызыксыну уяна. Бу тел кешеләрне, аларның кайда һәм хәтта кайчан яшәвенә карамастан, берләштерә.

 

Һәр халыкның туган теле аның тарихи тәҗрибәсен үзләштерә. Мең еллар дәвамында ул безнең ата – бабаларыбызның күп буыннары тарафыннан барлыкка китерелгән, һәм аның һәр сүзе саф алтын бөртеге кебек. Без туган телебезне – татар телен хөрмәт итәбез һәм яратабыз.

 

Һәр тел үзенчәлекле, ул халыкның менталитетын һәм традицияләрен чагылдыра. Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, аларның максаты бер генә: озак һәм бәхетле яшәү, якыннарыбызны сәламәт һәм имин итеп күрү. Барыбызга да бу юлда уңышлар телим, һәм бүгенге истәлекле дата республикада, илдә һәм дөньяда булган барлык телләргә һәм мәдәниятләргә хөрмәт күрсәтүнең тагын бер билгесе булсын.

12 февральдән 18 февральгә кадәр Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәсендә «Китапларны яратып бүләк итегез! " дигән сигезенче Гомумроссия акциясе узды.  Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган акция барышында балалар бу календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе икәнен белделәр, ул бөтен дөнья кешеләрен бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итәргә һәм кәгазь китапның актуаль бүләк булып калуын һәм үз кыйммәтен югалтмавын күрсәтергә чакыра. Акция вакытында укучылар мәктәп китапханәсе өчен 20 китапны яратып бүләк иттеләр, һәм бу безнең китапханәдә тиздән яңа киштәләрдә китаплар барлыкка киләчәк дигәнне аңлата! Акциядә катнашучыларга бүләк китаплары, китапханәгә, китапка һәм укуга мәхәббәт өчен рәхмәт белдерәбез!


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

20 нче февральдә «Җәлил гимназиясе» базасында Сарман районы гомуми белем бирү учреждениеләре директорларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәне ачу гимназиянең актлар залында узды. Гимназия директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы кереш сүз белән чыгыш ясады. Аннары программа буенча инглиз телендә «Кентервильское привидение» спектакле (рук.Р. Ф. Миннәхмәтова) үткәрелгән иде.

Бүген Сарман районында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрү оештырылды.

Сарайлы авылында яшәүче хезмәт ветераны  Бикмиева Хәдичә Сахипзадиновна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Ветеранны район башкарма комитеты рәисе урынбасары Р.Р.Хуснимарданова тәбрикләде.  Район башлыгы Фарит Хуснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин котлап,  юбилярга  сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләде.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алды.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.

23 февраль Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 22 февральдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

9 нчы сыйныф укучысы, география буенча региональ этап призеры Галимов Мусаны, шулай ук 8 нче сыйныф укучысы,татар теле буенча республика олимпиадасы призеры Мамедов Рамалны котлыйбыз! Балалар Казан шәһәрендәге "Җәлил гимназиясе"нең намусын якладылар. Сыйныфташлары, укытучылары һәм гимназия администрациясе призерларны хөрмәт белән каршы алалар һәм медальләр белән бүләклиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International