ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль – интернационал – сугышчыларын искә алу көне

Буген, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы - интернационалистларны искә алу көне. Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улының  каберенә венок салынды. Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган сугышында, “кайнар нокта”ларда башларын салганнар,безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алган ир-егетләребезгә һәм гаиләләренә исәнлек саулык телибез.
Илебез тыныч, кукләребез аяз булсын!

 

15 нче февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне. Бу Россия Федерациясендә Ватан чикләреннән читтә интернациональ бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алырга тиешле рәсми истәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән китте. 2024 елның 15 нче февралендә Әфганстан Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгарган көнгә 35 ел тулды. Шул уңайдан 15 нче февраль көнне «Сарман» кинотеатрында сеанслар алдыннан видеороликлар күрсәтелде. Аграр көллият студентлары өчен «Квест» исемле фильм күрсәтелде.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне "НДС буенча салым законнарындагы үзгәрешләр" темасына вебинарда катнашырга чакыра. 2024 елның 20 февралендә 10.00 сәгатьтә узачак «НДС түләүчеләр өчен экспортер офисы» яңа сервисы турында.

14 нче февральдә "Җәлил гимназиясе" ндә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган акциясе узды. Бу көнне кешеләр китап бүләкләрен дуслары, туганнары һәм хәтта таныш булмаган кешеләр белән уртаклашалар, шулай ук китапларны китапханәләргә, балалар йортларына, мәктәпләргә, хәйрия оешмаларына тапшыралар. Акцияне гимназия китапханәчесе Г. А. Фазлыева үткәрде.

Бүген, 15 февральдә, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулды. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан районның Үзәк ял паркында " Әфганстан, син минем җанымның авыртуы »дип аталган тантаналы чара узды

14 февраль көнне МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган еллык акция узды. Бу көнне барлык кешеләр дусларына, туганнарына һәм хәтта таныш булмаган кешеләргә, шулай ук китапханәләргә, балалар йортларына, мәктәпләргә, хәйрия оешмаларына китаплар тапшыралар.

Безнең укучылар мәктәп китапханәсенә бүләк итәр өчен өйдән укып бетергән китапларын алып килделәр. Балалар бер-берсенә укыган кызыклы хикәяләр турында сөйләделәр, китаплар алыштылар.

Музей хезмәткәрләре МББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"  укучылары өчен экскурсия үткәрделәр

10 февральдән 13 февральгә кадәр ОБЖ буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җәлилнең 1 нче мәктәбе укучысы Фазлыев Данияр призер булды, укытучы Әсәдуллина А. М. Данияр котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

Җәлил гимназиясе укучылары Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган "Кызыл тюльпан" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция Әфган сугышы елларында һәлак булган совет солдатларын хөрмәтләүгә юнәлдерелгән. Укучылар Ватаныбыздан читтә үз бурычларын үтәгән россиялеләрнең истәлеген мәңгеләштерү өчен үз куллары белән тюльпаннар ясадылар. 15 нче февральдә "Яшь армиячеләр" хәрәкәте активистлары Җәлил шәһәр тибындагы Дан монументына тюльпаннар салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International