"Бир тәпиеңне, дустым" хәйрия акциясе
4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең максаты - укучыларның игътибарын йортсыз хайваннар проблемаларына һәм аларны яклауга җәлеп итү. "Бир тәпиеңне, дустым" акциясе приютлардан хайваннар өчен кирәкле әйберләрне җыюга юнәлдерелгән.
Хәйрия акциясе нәтиҗәләре буенча барлык җыелган әйберләр "Лапки-царапки" волонтерларына тапшырылачак
Өлкәннәр көне Якши-Каран авылында үткәрелде
Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә өлкәннәр көне үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Шулай ук бу көнне өлкән буынга бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Әлмәт авыл җирлегендә өлкәннәр көне үткәрелде.
Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Педагогларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлова шулай ук мөгаллимнәргә шәхси өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүлекнең Мактау грамоталарын, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Татар эстрадасы артистлары Алинә һәм Азат Кәримовлар чыгышы чара күңелле тәмамланды.
3 октябрь көнне Ләке авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган чара узды.
Мортыш- Баш,Игәнә –Баш ,Илексаз авылларында Халыкара өлкэннэр көне билгеләп утелде.Өлкэн буынга чэй өстэле әзерләнде.Бәйрәмне узенең матур теләкләре белән Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Мусабир улы ачып җибэрде.Узләренен матур чыгышлары белән Сарман мэдэният йортыннан гармунчылар,җырчылар килде.Өлкэн апаларыбызда алардан калышмадылар,узләренең матур җырларын башкардылар.Чара бик матур,күнелле үтте.
Мортыштамак авыл җирлегендә өлкәннәр көне Канатлы латинча «Dura lex, sed lex» дигәнне аңлата, латинчадан тәрҗемә иткәндә ул «закон кырыс, әмма закон» дигәнне аңлата, ягъни закон никадәр кырыс булса да, аны үтәргә кирәк. «Законны белмәү җаваплылыктан азат итми»дигән гыйбарә барысына да билгеле.
3 октябрь көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды. Сеанс алдыннан коррупцияне профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтелде.
Александровка авыл җирлегендә өлкәннәр көне