Традиция буенча декабрьдә Татарстан Республикасы халкы туганнарына һәм якыннарына илнең барлык почмакларына һәм чит илләргә бүләкләр җибәрә. Бу чорда эшкәртелә торган почта җибәрүләре күләме уртача 30% ка арта. Россия Почтасы яңа ел посылкаларын һәм бандерольләрен адресатка мөмкин кадәр куркынычсызрак барып җитәр өчен ничек дөрес итеп җыярга кирәклеге турында киңәшләр Әзерләде.
Район халкының игътибарына! Кемгә эшкә урнашу мәсьәләсе актуаль, сезнең өчен мәгълүмат карточкада.
Нөркәй авылы мәдәният йорты авылыбызның данын күтәрүдә үзеннән бик зур өлеш кертә. Мәдәният йортына йөрүче балалар да, өлкәннәр дә матур - матур чараларда катнашып, әледән әле зур үрләр яулап торалар, Нөркәй данын еракларга тараталар. Менә шундый зур уңышлары өчен, мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы тагын бер тапкыр зур бүләккә лаек булды. Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы махсус программа кысаларында Россия Федерациясе регионыннан 10, чит илдән 4, Татарстан Республикасыннан 5 ансамбльгә күлмәкләр тегә. Шулар арасында безнең әлеге коллективыбыз да булуга без бик горурланабыз.
Рәисебезгә, Бөтендөнья Татар Конгрессы, республика, район җитәкчеләренә һәм, әлбәттә инде, «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективына бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да сәламәт булып, зур уңышлар насыйп булсын!!
Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «социаль яклау» блогында «торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар буенча исәпләүләрне карау» сервисы гамәлгә ашырылды, ул гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр – ташламалар (алга таба-торак-коммуналь хезмәтләр өчен) агымдагы исәпләүләр турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Болытлы. Кечкенә явым-төшемнәр дымлы кар һәм яңгыр рәвешендә. Урыны белән томан, төнлә һәм иртән аерым районнарда йомшак бозлавык. Көньяк-көнбатыш җиле 712 м/с, урыны белән төнлә 14 м/с, иртән һәм көндез 1520 м/с.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәт итәргә чакыра.
Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова урамы, 4 йорт. Тән.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Сәфәр вакытында министр Җәлилнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында булды, ремонт эшләренең барышы, яшәү шартлары белән танышты.
Сарман авылында яшәүче — озак еллар район үзәк балалар китапханәсен җитәкләгән Халикова Эльмира Һади кызын бүген олуг юбилее белән тәбрикләделәр.
Россия почтасы 2023 елда авыл бүлекчәләрен ремонтлау программасын тәмамлый, аны компания РФ Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсен үтәү өчен үткәрә. Узып баручы елда Почта Татарстан Республикасында авыл һәм ерак территорияләрдә урнашкан 32 бүлекчәне яңартты.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин «Теләкләр чыршысы»Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.