ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы»Ассоциациясенең XVIII съездында катнаша.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Махсус хәрби операция уздыру зонасында булган якташларыбызга гуманитар йөкнең чираттагы партиясе җибәрелде.

Шушы көндә Габделхакова Галия Гәптерәкип кызының 95 яшен билгеләп үтәргә, тәбрикләргә  район Башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы килде.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин БТИның Әлмәт филиалы директоры Светлана Лаптева белән очрашты. Очрашу барышында БТИның Сарман филиалы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Яңа Имән авылында яшәүче Давлетова  Гөлүсә  Фатих  кызына  бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары  Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды.Яңа Имән  авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре  Ләйсирә Хисамова, "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы, балалары, якыннары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.

90 яшьлек юбилеен безнең интернат-йортта яшәүче Ишмөхәммәтова Маймуна Димөхәммәт кызы билгеләп үтте.

Бу истәлекле көнне юбилярны "Җәлил бистәсе" муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. А.Кәримов һәм интернат-йорт директоры А. н. Зарипова котладылар. алар туган көненә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм оптимизм теләделәр, шулай ук Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Бүген Сарманда районның күренекле тарихчысы, яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләгән остаз Наил Мирхафизан улы Сафин истәлегенә традицион мини-футбол ярышлары оештырылды. 

Аларның җиңүчесе булып Әлмәт шәһәре командасы танылды. Сарман районы командасы - икенче, Яр Чаллы командасы өченче булдылар. Турнирның иң яхшы уенчыларын да билгеләп үттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев һәм Наил Сафинның якыннары "Иң-иңнәр"гә кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырдылар.

 

Бүген Сарманның «Айтуган» спорт залында районның билгеле тарихчысы, яшь буында хоккейга карата мәхәббәт тәрбияләгән күренекле шәхес Наил Мирхафизан улы Сафин истәлегенә мини-футбол буенча турнир үтә.

Ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Ярышларда алты команда – Сарман, Иске Кәшер, Әлмәт, Актаныш, Мөслим һәм Яр Чаллы спортчылары катнашалар. Иң элек алар ике төркемгә бүленеп уйныйлар, аннан соң плей-офф булачак.

Командаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Наил Сафинның тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил, бертуганы Камил сәламләделәр. Остазның якыннарына кечкенә генә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Уеннарга шулай ук аның кызы Индира Васильева, оныклары Алиса белән Арслан да кайтканнар. Тупка беренче символик тибүне дә Алиса ясады.

 


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Болытлы. Төнлә явым-төшемсез. Көндез кар, урыны белән буран. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр.төнлә һаваның минималь температурасы -13..-17, -20 кадәр ачыклаганда. Көндез һаваның максималь температурасы -9..-12˚. Юлларда бозлавык.

     Бүген Җәлил бистәсендә яшәүче Сабирҗан Галимҗан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле көндә аны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А., "Җәлил шәһәр тибындагы поселок" башлыгы Кәримов Р.А., ООО "Җәлил УТТ" профсоюз комитеты рәисе И.К. Ибәтуллин котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International