ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Карашай-Саклау авыл җирлегендә өлкәннәр көне белән котлап,  башкарма комитет хезмәткәрләре котлады һәм аларга озын гомер теләде.

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Чүлмәкче әкияте” дип исемләнгән интерактив чара үткәрелде. Шөгыль барышында кызыл балчыктан рәхәтләнеп төрле хайваннар, кәрзиннәр ясадылар һәм үзләрен чүлмәк ясау эшенең чын осталары итеп хис иттеләр. Иң мөһиме, бу һөнәр турында бик күп яңалыклар белделәр.

Шәрләрәмә авыл җирлегендә өлкәннәр көне

Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшкән көнгә багышланган "Минем тарихым: ДНР-Россия" дип аталган әңгәмә-лекция үткәрелде.

Шәрләрәмә авылы зиратында узара салым акчасына зур агачлар кисү оештырылды


1
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. "Җәлил гимназиясе "ндә мәктәп укучылары үзидарәсе әгъзалары өчен "Алтыннан кыйммәтрәк кеше" кинолекторие узды, аны тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.В.. Граханцева һәм мәктәп укучылары үзидарәсе активисты Кристина Гусманова үткәрде. Моннан тыш, гимназия укучылары әби-бабайларын котлыйлар, аларга кунакка киләләр, хуҗалык буенча мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәләр. Бәйрәм белән, кадерлеләр һәм яратканнар!

30 нче сентябрьдә Әлмәт дәүләт нефть институтында И.С. Сөләйманова "Тормыш,исәнме!" дигән фестивале узды. "Җәлил гимназиясе" укучылары әлеге чарада катнаштылар һәм төрле номинацияләрдә лаеклы урыннар алдылар.

 Зур Нөркәй авыл җирлегендә өлкәннәр көне.    

Октябрь аеның беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. 

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән котлыйм һәм барлык райондашлар исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм. 

Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк. 

Күпләрегез бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашучылар, иҗат һәм спорт белән янучылар.

Намуслы хезмәтегез, районыбыз, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга рәхмәтләремне җиткерәм.

Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар хөкүмәтебез тарафыннан алып барыла торган сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли. 

Районда ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә ветераннар советлары эшли. Район оешма-предприятиеләре ветераннар белән даими элемтәдә тора. 

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын. 

30 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 2023-2024 елгы хоккей сезоны ачылды, шулай ук район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләк иткән боз салу машинасын тапшыру тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International