Чураш авылы Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүче Хәйбуллин Рәзиф Марс улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны авыл җирлеге башлыгы В.В.Хөсниева һәм авыл китапханәчесе Фәхриева Г.Ф. котлады.Аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәт итәргә чакыра.
Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова урамы, 4 йорт. Тән.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кәүҗияк авылында яшәүче хатын үз проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә инфраструктура бүлеге белгече, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары һәм җирлек башлыгы чакырылган иде.
Сарман гимназиясенең 4 А сыйныфы укучылары "Археология" дип исемләнгән интерактив чарада катнашып үткәннәргә виртуаль сәяхәт кылдылар.
Чара турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга була:
https://vk.com/wall267984985_1833.
Бүген Сарман районында яшәүчеләр Украинада махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Галимҗанов Оскар Илгиз улын соңгы юлга озаттылар.
Матәм чараларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов, Чаллы шәһәре Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, туганнары һәм якыннары катнашты.
Россия Федерациясе Президенты В.в. Путин Указы белән Оскар Галимҗанов Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Геройның мәңгелек хәтере һәм мәңгелек даны.
Александровка торак пунктында гражданнарның үзара салым акчасына зират коймалары алыштыру эше оештырылды.
Милли мәдәниятләр hәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Бөгелмә шәhәрендә узган Бөтенрәсәй "Милли моң" мөнәҗәтләр фестивалендә Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чишмә" фольклор ансамбле 1нче урын яулады.
Кормаш авылында республика программасы буенча су линиясе үткәрелә
Мортыштамак мәдәният йорты хезмәткәрләре 14 нче сентябрь көнне, балалар белән, "Күчтем-күч" дип исемләнгән татар халык уены уйнадык.
Сөлек авылында яшәүче Минниева Зәмгария Салих кызына 90яшь тулды. Аны юбилее белән Сарман муниципаль районы Советы башлыгы урынбасары Гараева Г.Р., Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н.., Шәрләрәмә ветераннар Советы рәисе Шайгарданова Р.Х котлады.