Халыкның милләтпәрвәрлеген никадәр дәрәҗәдә икәнен беләсең килсә, аның җырларын, моңнарын тыңла. Башкарган әсәрнең эчтәлегендә башкаручының үз үзен тотышы, уй-кичерешләре, халкының язмышы чагыла икән - синең милләт алдында, остазларың алдында йөзең якты.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция хәрбие белән очрашты.
Сугыш шартлары, кирәкле азык-төлек турында сөйләштек. Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды, хәрбигә тугры хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк исән-сау кайтуын теләде!
Бүген 12-16 сентябрь көннәрендә комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында шикәр чөгендере үстерү һәм җыю буенча ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов, районның җитештерү комплекслары идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.
Сайтта җентекләбрәк укыгыз sarman-rt.ru.
18 сентябрьдан 29 сентябрьга хэтле Петровский Завод авылында "Мобиль поликлиника" эшлиячэк.
Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
15-17 сентябрьдә "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәге базасында чаңгычы-узышчылар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды, анда безнең спортчылар авыл районнары арасында беренче булдылар.
Спортчыларны һәм тренерларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!
2023 нче елның 15 нче сентябрендә Фәрит Сафин исемендәге «Старт» спорт мәктәбе базасында «Милләтләр кроссы-2023» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Сарман авылында «Татарстан кроссы-2023» узды .
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Урман эшчеләре көне белән котлыйм.
Бу бәйрәмне гомуми бәйрәм дип санарга була. Чөнки урман-безнең иң зур табигый байлыгыбыз, илнең, республиканың, һәр районның кыйммәтле икътисади һәм экологик ресурсы. Бу милли байлыкны саклау, арттыру, сакчыл һәм рациональ куллану – Сезнең җаваплы эшегез. Табигать байлыгын саклап кала алуыбыз киләчәк буыннарның иминлегенә бәйле бит.
Хөрмәтле урман тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, авыр, җаваплы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек.
Үзгәрешле болытлылык.
Явым-төшемсез .
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк, төньяк-көнбатыш 5 10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр .
Төнлә һаваның минималь температурасы +4 . .+9˚ .
Көндез һаваның максималь температурасы +20 . .+24˚ .