Бу атнада ял көннәрендә ике бәйрәм билгеләп үтелә. Августның икенче шимбәсендә физкультурачыларны тәбрикләсәләр, якшәмбесендә төзүчеләрне зурлыйлар.
Шул уңайдан бүген район Үзәк ял паркында тантаналы чара оештырылды. Тематик концерт номерлары котлаулар белән үрелеп бардылар. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы спортчыларны һәм төзүчеләрне котлап үтте, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Чарада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов та чыгыш ясады. Ул спорт өлкәсендә хезмәт куючыларга, көн дәвамында оештырылган ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга шулай ук Рәхмәт хатлары, бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Бәйрәм дәвамында ГТО мәйданчыны да эшләде, кино күрсәтелде, дискотека оештырылды.
Бүген Сарманда август башының традицион бәйрәме – Физкультурачы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан пляж волейболы, хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында стритбол, мини-футбол ярышлары, чаңгыроллерда узыш оештырылды. Аларның җиңүчеләрен һәм призерларын, башка спорт алдынгыларын шулай ук бүген район Үзәк ял паркында оештырылачак чарада бүләкләячәкләр. Программада – концерт, кино күрсәтү, дискотека.
Иртәгә исә бәйрәм чаралары Җәлил поселогында да оештырылачак. Аның урамнары буенча велоузыш үтәчәк, спортчылар зур тенниста, җиңел атлетикада көч сынашачаклар. Боз сараенда Бөтенроссия хоккей лигасы командалары – үзебезнең «Челны» һәм Самараның ЦСК ВВС иптәшләрчә очрашу үткәрәчәкләр.
Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Кулаков килде.
Сәфәр вакытында аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
11 август көнне гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары Апаста Әдәби Сабантуйга җыелды. 1260 кеше «Әдәби марафон»ның финалына чыккан.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында Яндекста нәтиҗәле реклама кампаниясен көйләү буенча онлайн-белем бирү программасын башлап җибәрә. Курста катнашучылар Яндекс реклама кабинетын тулыландыру өчен 7 мең сумлык бушлай промокод алачак. Эшне тиз башлау өчен директор.
Хәзер Татарстан халкы дәүләт хезмәтләрендә салым хәбәрләре алу мөмкинлеге ала. Элек мондый мөмкинлек булмаган, һәм салым түләүчеләр дәүләт хезмәтләре порталында салым бурычы турында мәгълүмат кына күрә алганнар. Әмма хәзер, яңа яңарту ярдәмендә, алар шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында салымнар турында хәбәрләр дә ала ала.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Сарман торак пунктындагы филиал объектында 2023 елның 28 сентябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын сүндереп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк: «ТНВ-Татарстан»; «Болгар радиосы»; «Россия радиосы + Татарстан радиосы; РТРС-1; РТРС-2.
Кунакларны ул үзе капка төбенә үк чыгып каршы алды. Йөзьяшәр ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Котлау хатын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырды. Аның урынбасары Гүзәл Гәрәева, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, уллары, киленнәре, онык-оныкчыклары, туганнары да йөзьяшәр әбигә сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр.
2023 елның 10 августында Сарман авылында яшәүче Равил һәм Миңнегалия Фәләховлар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында юбилярларны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады. Юбилярларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Җәлил" агрофирмасы кырларында агитбригада чыгышы