ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

Россия Федерациясе Салым кодексының 58 статьясының 9 пункты нигезендә 01.01.2023 елдан түләүчеләр салым органнарына салымнарның исәпләнгән суммалары, салымнар буенча аванс түләүләр, җыемнар, түләүченең иминият взнослары турында хәбәрнамә (алга таба - хәбәрнамә)тапшырырга тиеш


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 28 июнендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Генераль советы карары кабул ителә, ул «иң яхшы Йорт " Икенче Бөтенроссия конкурсына старт бирә. Иң яхшы ишегалды.

Узган атнада 13 июльдә районда урып-җыю эшләре башланды. Уңыш җыюда катнашкан алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясенә тугры калып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Салихов бүген беренче җиңүчеләргә премияләр тапшырдылар, эшләрендә уңышлар теләделәр.

 

18 нче июльдә Колмәт мәдәният йортында «Фольклор дөньясына сәяхәт»уздырылды. Бу чара Бердәм Россия  фольклор көненә багышланган иде.Балалар фольклор тарихы, андагы жанрлар белән таныштылар, тиз әйткечләр, табышмаклар, әкиятләр сөйләделәр,уеннар уйнадылар.


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

18 июль көнне Бөтенроссия фольклор көнендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Балалар татар халык уеннары уйнадылар, биеделәр.

Үҗәтлек, тырыш хезмәт нәтиҗәсе, туган ягыңны ярату  хисләре көчле булганлыктан! Шушы сыйфатларны балаларда тәрбияләү, милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклап, даими, бердәм эшләү нәтиҗәсе ул.

Илһам Шакиров исемен йөртүче, районда үткәрелгән барлык мәдәни чараларның күрке булган, республикабызда оештырылган чараларны, чит өлкә Сабан туйларын гөрләтүче, 2011 елдан эшләп килүче Сарман балалар сәнгать мәктәбе "Умырзая", "Жасмин" балалар бию коллективларын "Үрнәк үзешчән коллектив" исемен алулары белән котлыйбыз.

Алга таба да уңышлар, исәнлек юлдаш булсын!

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты.

Бүген Сарман районы киноучреждениесе директоры Ринат Мифтахетдин улы Шәрәфетдинов үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ринат Мифтахетдин улына 60 яшьлек юбилее уңаеннан мәдәният өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

"Буыннан-буынга"

15 июльдә Мортыштамак авылы узешчәннәре "Бердәм фольклор көне" Бөтен Россия акциясендә катнашты. "Чишмә" һәм "Гөрләвекләр" фольклор коллективлары татар халкының уен фольклоры белән танышты.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия иминиятенә, вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә, мәҗбүри медицина иминиятенә иминият взносларының бердәм тарифы билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International