Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Гамбит" исемле хәрби хезмәткәр белән очрашты.
Сугыш шартлары, кирәкле азык-төлек турында сөйләштек. Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды, Чын ир-атны, Ватанының патриотын үстергән хәрбинең әти-әнисенә рәхмәт белдерде!
Бүген Башкарма комитетның мәгариф бүлеге башлыгы Гөлшат Язкаровна Идрисова үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 50 яшьлек юбилее уңаеннан мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур шәхси өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы тапшырды һәм истәлекле бүләк бүләк итте.
"Локоло" - күршеләр өчен социаль челтәр һәм Татарстан Республикасында ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча бердәм сервис.
Төп бүләк-Локолодан истәлекле бүләкләр һәм сезнең ишегалдыгыз тагын да матуррак булсын өчен 10 000!
Мортыштамак авылы "Чишмә" фольклор коллективы һәм авыл активистлары ярдәме белән чираттагы сетканы үреп бетердек.Ярдәм иткән барлык авылдашларга бик зур рәхмәт.
15 нче июль көнне "Изге җирем-туган нигезем" дип исемләнгән Балтамак авылы җыеннында Мортыштамак мәдәният йорты хезмәткәрләре дэ катнашты
15 нче июль көнне Игәнәбашта авыл җыеннында, Мортыштамак мәдәният йортыннан Чишмә фольклор коллективы чыгыш ясады
Сарман аграр көллияте студенты Газинур Гайнетдинов «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә һөнәри осталык буенча «профессионаллар»Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтендә җиңүче булды. Ул Татарстан Республикасы өчен чыгыш ясады.
В деревне Балтамак состоялась встреча земляков под названием "Святая земля - основа моей Родины".
С приветственной речью выступил глава района Фарит Хуснуллин, вручивший благодарственные письма и памятные подарки активистам за вклад в жизнь района.
Также состоялась презентация книги серии исламской "бал тамак. История и люди села".
Бүген Балтамак авылы халкы өчен мөһим вакыйга булды - мәчет төзү өчен урын билгеләнде. Әлеге чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм башкалар катнашты.
Район Советының кече утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев алып барды.