Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белән очрашты. Очрашуда районда спортны үстерү, спорт объектларын төзү һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүче Шәяхмәтов Рәмзи Габдрауп улы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В. В. котлады һәм иң яхшы теләкләрен җиткерде.
20 нче июньдә «Җәлил гимназиясе»ндә мәктәп яны лагере эшли башлады. Иртә белән мәктәп сыйныфлары балаларның көлүләре һәм күңелле тавышлары белән тулды. Традицион линейка, зарядка, иртәнге аш - шулай итеп лагерь көне башланды.Тәрбиячеләр балаларны отрядларга бүлделәр, мәктәп яны җәйге лагеренда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр.Иртәнге аштан соң балалар отрядларына исем, девиз уйлап табалар һәм отряд командирын сайлыйлар, стадионда хәрәкәтчән уеннарда катнашалар.Төшке аштан соң «Күңелле стартлар» эстафетасы үткәрелде. Аннары көндезге линейкада лагерьның беренче көненә йомгак ясалды.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә Башкарма комитет бүлекләренең җаваплы белгечләре, район җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Язылучы гражданнар түбәндәге сораулар буенча мөрәҗәгать иттеләр: финанс ярдәме күрсәтү, кадрлар мәсьәләсе.
Телефон буенча алдан язылу: 2-42-75.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "ЦОП бизнес против коррупции "АКБО проектлары җитәкчесе Рания Рамилевна Шәрәфиева белән очрашты. Очрашуда районда эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин опека һәм попечительлек органының баш белгече Хәсәнова Анна Семеновнаны 55 яшьлек юбилее белән котлады. Авыр хезмәттә көч һәм сабырлык, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде!
20 нче июнь көнне «Сарман» кинотеатрында «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен « Пчёлка Майя: медовый движ» исемле мультфильм күрсәтелде.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!
Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.
Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.
Тарих битләрен Сарайлы гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерена йөрүче балалар белән барладык.
Петровка заводы гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерена йөрүче укучылар музей тарафыннан үткәрелүче "Уеннард сакланган тарих" дип исемләнгән интерактив программасында катнаштылар. Безнең чараларыбыз балаларның ялын оештыру гына түгел, ә һәр катнашучы өчен кызыклы һәм аңлаешлы форматта тарихи мәгълүматны үз эченә алган күләмле эш.