Буген Петровский Завод авылында "Россия суы" ботенроссия акциясе уткэрелде.
Азалак авылында яшәүче Губайдуллинар Сәгир Сабир улы, Язилә Вәли кызы гаиләсе бергә гомер итүләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
22 нче июнь көнне Губайдуллинар гаиләсе бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел, бриллиант туйларын, бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Өйләре озак елларга уңайлы һәм җылы булып калсын, туганнарының, якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов тәбрикләде. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Бүген Сарман авылының үзәк паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды.
Чарада район җитәкчеләре, хәрби комиссариат вәкилләре, яшь армиячеләр, авыл мәктәпләре укучылары катнашты. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелганнар алдында чыгыш ясады. Бер минут тынлык игълан ителде. Ахырда мәңгелек утка чәчәкләр, веноклар салдылар.
21 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, җәлилчеләр "Хәтер шәме" акциясенә кушылды. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр яндырылды.
Бүген үзенең 99 яшьлек юбилеен хөрмәтле ветеран Шәрипҗан Әхмәтҗанов билгеләп үтә.
"Шәрипҗан абый, сезнең тормыш юлыгыз соклануга лаек. Сугыш елларындагы авырлыкларны кичергәннән соң, сез илнең сугыштан соңгы торгызылуына үз өлешегезне керттегез. Сез матур гаилә кордыгыз, игелекле балалар үстердегез. Район үсешенә керткән шәхси өлешегез һәм намуслы хезмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәт белдерәм һәм Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларның һәм оныкларның игелеге телим", - диде Фәрит Мөнәвир улы.
21 нче июнь көнне Сөлек авыл мәдәният йортында балалар өчен « Иван Семенов. Школьный переполох» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
21 нче июнь конне Татар Илеге ял паркында балалар өчен "Күңелле Сабантуй" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Балалар милли уеннарда бик теләп катнаштылар, матур көйләргә биеделәр, һөнәрләрен күрсәттеләр, Сабантуй бүләкләрен алдылар. Шулай ук мастер класста кәгазьдән аккош ясау серлэрен өйрәнделәр.
"Аулак өй " уен программасы
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 146 млн. сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелде.