2 нче майда Җәлил бистәсендә «Хәзерге дөнья Геоэкологиясе» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Җәлил гимназия»се базасында ике секция үз эшләрен башкарды: «Мин дөньяны танып беләм» (1-4 нче сыйныф укучылары) һәм «ТР муниципаль берәмлекләренең Геоурбанистикасы һәм демографик проблемалары» (5-11 нче сыйныфлар). Секция эшендә 46 укучы катнашты. Секцияләр эше югары дәрәҗәдә узды. Конференция Җәлил бистәсенең Мәдәният йортында ябылды.
3 нче май көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Карашай- Саклау авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияне чистарту дәвам итә.Аншлаглар буядык.
Бүген Җәлил поселогында "Хәзерге дөньяның геоэкологиясе" Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Җәлил поселогы башлыгы, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова сәламләде.
Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасындагы ярышның 27 апрель – 1 май көннәрендә җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
полициягә хезмәт итәргә чакыра
Россия Федерациясе гражданнары
18 яшьтән 40 яшькә кадәр
Полиция хезмәте-киләчәккә ышаныч!
Тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы
Еллык ял 40 көн яки аннан да күбрәк
Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларында түләүсез уку
Карьера үсеше мөмкинлеге
20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу
Хезмәтне исәпкә алу ел ярым эчендә бер ел һәм 13-14 елдан соң пенсия алу мөмкинлеге булу
Социаль гарантия, дәүләт тормыш һәм сәламәтлек страховкасы
Тулы медицина ярдәме
Ведомство шифаханәләрендә шифаханә-курорт дәвалау
Торак урыны яллаган, хезмәт торагы биргән өчен компенсацияләр
Үз торагыңны сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү алу мөмкинлеге
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында хезмәткәрләрнең балаларына урын бирүнең ташламалы шартлары
Эш сораулары буенча мөрәҗәгать итәргә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4. Тән.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976
2 нче май көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
1 нче майда 3 нче санлы «Аленушка» МБДОУ коллективы "1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме"бәйрәм митингында катнашты. Үзенең дус һәм бердәм коллективы белән бистәнең төп урамы буйлап узды.
28-30 апрельдә Казанда 2023 елгы билбау көрәше буенча Россия Чемпионаты узды, анда безнең көрәшчебез Алмаз Миңнехузин кабат үз үлчәү категориясендә (65 кг) иң яхшысы булды 


1 майда XXI балалар "Язгы мотивлар"вокаль конкурсы узды. Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары Корниенко Полина (5нче сыйныф) 3 дәрәҗә лауреат, ә Хәлиуллин Азамат (3а сыйныф) дипломант булды. Яшь талантлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде! Полина белән Азаматка яңа иҗади уңышлар телибез!!!