Бүген мәктәпнең зур коллективы Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашты.
Югары Чыршылы авыл җирлегендә Югары Чыршылы, Усай, Үрнәк авылларында өмәләр узды.
2022 нче елның 1 нче маенда "Җәлил гимназия"се коллективы бердәм рәвештә Беренче Май митингына чыкты. Ул мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды.
Җәлил поселогында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган митинг узды. Хезмәт коллективлары бәйрәм колоннасы белән Ленин проспекты буйлап үттеләр.
Сәламләү сүзләре белән «Татнефть» профкомы рәисе В.Н.Филимонов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә. Вәлиев, Җәлил поселогы башлыгы Р.Ә. Кәримов, Җәлил ППО УТТ профкомы рәисе И.К. Ибатуллин, Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Г.Ф. Латифуллина, Җәлил территориаль ветераннар Советы Рәисе Р.А. Харисов, «Җәлилнефть» НГДУ АУ яшьләр лидеры Л.Д. Төхбатуллин.
Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү кысаларында Җәлилдә бәйрәм сәүдә ярминкәсе, велоузыш, иҗади конкурс (асфальт һәм мольберттагы рәсем), җиңел атлетика эстафетасы, йөзү, мини-футбол, массакүләм уеннар, "Язгы моңнар" вокаль конкурсы оештырылган.
1 нче май көнне Җәлил бистэсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы митингта катнашты. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Аерым бер үзенчәлекле һәм шатлыклы хис белән сугарылган бу бәйрәмне төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, Сарман районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен тагын да ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.
Кәүҗияк авыл җирлегендә өмәләр үтте.
Бүген Ләшәү Тамак авыл җирлегенә караган Түбән Ләшәү авылы янында агач утыртылды.
Бүген Сарман урта мәктәбе территориясендә "Бөтенроссия Урман утырту көне" кысаларында "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе узды, анда Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улы, район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Совет аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Бер ай инде район оешмалары һәм учреждениеләре үз карамагындагы территорияләрен экологик икеайлык кысаларында төзекләндерәләр.