26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була.
Безнең мәктәпнең 5-9 нчы сыйныф укучылары бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән документаль фильм карады, башлангыч сыйныф укучылары Г. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясады.
Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Шигырьдәгечә - Халык күңеленә ак нур сибүче, кара төннең якты ае, шаулы язның тургае булган Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә... Без - Тукайлы халык, мәңгегә!
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле көн. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы - безнең горурлыгыбыз. Габдулла Тукай туган көн - Туган тел көне! Шул уңайдан Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен киновикторина үткәрелде. Балалар үзләренең шагыйрь турындагы белемнәрен ныгыттылар, бергәләп «Тугал тел» җырын башкардылар. Г.Тукай әкиятләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар.
Контроль (күзәтчелек) органнарының профилактик эшчәнлегенең мөһим элементларының берсе булып эшкуарлык субъектларына контроль (күзәтчелек) законнарын үтәү өлкәсендә хаталарны кисәтү буенча чаралар турында мәгълүмат бирү тора, ул, шул исәптән, «Тикшерелгән бизнес» (алга таба – Портал) эшкуарлар өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турында мәгълүмат порталында шундый мәгълүмат урнаштыру юлы белән дә гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов исеменнән Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В. тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне бәйрәм ителә. Бу бәйрәмнең татар халкының бөек һәм бар татар дөньясы өчен кадерле булган Габдулла Тукайның туган көненә туры китерелүе очраклы түгел, билгеле. Быел Тукаебыз тууына 136 ел. Бу бәйрәмнәрне республикабыз халкы һәм үзен татар дип санаган, үз телен һәм милләтен хөрмәт иткән һәр кеше зурлап билгеләп үтә.
"Җәлил гимназиясе" Укытучы һәм остазлар елын уздыру уңаеннан "Укытучы һөнәре шундый" дип аталган күренекле педагоглар турында күргәзмәдә катнаша. Күргәзмәдә Иоганн Генрих Песталоцци, Константин Ушинский, Лев Толстой, Аристотель, Конфуций, Мария Монтессори һәм башкалар кебек танылган шәхесләр тәкъдим ителгән.
"Җәлил гимназиясе" "Укытучы һәм мәктәп" дигән темасына театральләштерелгән тамашаларда катнаша (видеороликлар).
Россиянең милли проектлары. Бу билге нәрсәне аңлата?
25 апрельдә ел саен Бөтенроссия "Эколяталар көне" үткәрелә , ул бай эчке дөнья һәм табигатькә, аның хайваннарына кыйммәт мөнәсәбәтләре системасын һәм, нәтиҗәдә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне формалаштыруга исәпләнгән. Эколяталар көне кысаларында безнең балалар бакчасында «Эколяталар - Яшь табигатьне саклаучылар»дигән чара узды. «Эколята – яшь табигать саклаучылар» Бөтенроссия хәрәкәтенә кергәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигатьне сакларга һәм ант бирделәр һәм Эколяталар гимнын җырладылар.
Кабул итүгә Башкарма комитет бүлекләре белгечләре, җирлек башлыклары һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.