Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган "Милләтемнең якты, моңлы йолдызы” чарасы
Бүген “Җәлил гимназиясе”ндә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Милләтемнең йөзек кашы" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Чарада 5 нче сыйныф укучылары катнашты . Балалар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай турында хатирәләрен тыңладылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укылды. Шулай ук очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләренә һәм шигырьләренә җавап бирделәр, иллюстрацияләр буенча табышмаклар чиштеләр.
Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә бүген аның үлмәс шигырьләре яңгырады, һәйкәленә чәчәкләр салынды, халкым зурлап үзенең бөек улын искә алды. Мәктәбебездә аңа багышланган сыйныф сәгатьләре оештырылды. Аларда шагыйрьнең эзләре барланды, укучыларның белемнәре ныгытылды.
Бүген СПИДны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
«Тукай дөньясына сәяхәт»
Азалак авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне чистарту дәвам итә
Сарман муниципаль районының «Нөркәй» агрофирмасында сезонлы эшләр башланганчы сиптергечләрнең техник торышы тикшерелде.
2023 елның 25 апрелендә УСХиП һәм Сарман муниципаль районының "Россельхозцентр ТР" район филиалы белгечләре тарафыннан КФХ һәм районның башка хуҗалыкларының көзге чәчүлекләрен һәм язгы кыр эшләрен карау үткәрелде.
Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Безнең балалар бакчасында Тукай әкиятләрен бик яратып укый барысы да, апрель аен көтеп алабыз яратканшагыйребезнең туган көненә багышланган кичә үткәрергә.
Быел без бәйрәмне әниләр чакырып билгеләп үтәргә булдык. Бәйрәмгә килгән әниләр балалары белән матур итеп шигырьләр сөйләделәр, тәрбиячеләр әзерләгән әкиятләрне карадылар. Кичәбез бик күңелле үтте, Тукаебызны онытмыйбыз дип барысы да сүз бирде.
Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Әлбәттә, әлеге зур чарада безнең 6 нчы санлы " Теремкәй" балалар бакчасы да читтә калмый.
Быел да апрель аенда бакчабызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар, кунакка килгән әкият геройлары белән уйнадылар.
Шунысы куанычлы: шагыйребез иҗаты белән татар балалары гына түгел, ә башка милләт балалары да кызыксына, алар да Тукай шигырьләрен теләп өйрәнә, сәнгатьле итеп сөйли, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкаралар.