ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2026 ел
сишәмбе

Кәүҗияк авылында Сабантуйны үткәрү урынын тәртипкә китерү(ремонтлау, җыештыру, буяу).

Сарман районына эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Петрович Иванов килде. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Депутатның сәфәренең максаты авыл территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт проектлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук социаль объектларны капиталь ремонтлауның барышы белән танышу иде.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

19 нчы май көнне Җәлил шәһәр тибындагы бистәсенең Хезмәт даны музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган тантаналы чара узды. Очрашуның төп максаты-тарихи хәтерне саклау һәм аны яшь буынга тапшыру.

21 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина катнашында Сарман муниципаль районына эш визиты планлаштырылган. Эш визиты барышында проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү, районда урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системалары учреждениеләре, опека һәм попечительлек органы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеге белән танышу планлаштырыла.

Алдан язылу өчен телефон: 8 843 236 61 64.

Хөрмәтле журналистлар, полиграфия, массакүләм коммуникацияләр хезмәткәрләре Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм! Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең хезмәте гаять катлаулы һәм җаваплы, чөнки алар кулында - сүз, җир йөзендәге иң көчле коралларның берсе. Хәзерге кеше мәгълүматсыз яши алмый, аның объектив бирелеше нәкъ менә сездән тора! Сез язган һәр юл җәмгыятебез тормышына бары тик уңай кәеф кертсен, аның алга таба үсешенә ярдәм итсен. Барлык матбугат хезмәткәрләренә кызыклы һәм якты эшләр, истә калырлык журналист материаллары һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади фантазия телим.


18
май, 2026 ел
дүшәмбе

Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+13˚. Көндез максималь температура +28..+31˚.

Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү 2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.

15-17 май көннәрендә «Яшьлек» спорт залында (Мөслим авылы) Татарстан Республикасының "Кама аръягы" зонасы авыл районнары арасында волейбол ярышлары узды.

ТР Министрлар Кабинетының "2 нче спорт мәктәбе" МБУ тәрбияләнүчесе Адилавов Арсен Р. В. Чирикбай истәлегенә халыкара турнирда (Гудаута шәһәре, Абхазия Республикасы, 6-9 май) катнашты һәм финалда вакытыннан алда җиңү яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International