6 нчы апрель көнне, «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3-4 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Кәүҗияк авыл җирлегендәге "Ихлас" мәчете территориясен чистарту
Кәүҗияк авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр башланды
6 нчы апрельдә 9 нчы сыйныф укучылары Лениногорск политехник көллияте вәкилләре белән очраштылар. Укучыларга әлеге уку йортында белгечлек һәм уку вакыты турында сөйләделәр.
Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка " балалар бакчасы коллективы бакча территориясен җыештыру буенча "Экояз - 2023" экологик өмәсендә катнашты.
2023 елның 5 апрелендә Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фазлыева Такия апага 90 яшь тулды.
5 нче апрель көнне, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
5 нче апрель көнне, «Сарман» кинотеатрында, Бөек җиңүнең 78 еллыгы якынлашу уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-2 нче сыйныф укытучылары һәм укучылары өчен «Африка» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә өмә узды. Мәктәп укучылары тырма һәм капчыклар белән коралланып, чүп-чарны җыештыруга керештеләр. Балалар безнең мәктәпнең йөзен саклау буенча гомуми эшкә үз өлешләрен керттеләр.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аның гаиләсе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, Җәлил поселогы башлыгы Рафик Кәримов катнашты.