ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2023 ел
җомга

Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында Сарман авылында атна саен «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә» дежурлык оештырылды. Бу эш кысаларында дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре булып:

 кулланучыларга консультация бирү, аларның куллану законнары буенча хокукларын аңлату;

 кулланучыларга дәгъвалар, дәгъва белдерүләре төзүдә ярдәм итү;

- кулланучының шикаятен судтан тыш тәртиптә хәл итүдә ярдәм итү.

2023 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Кадрия Вәгыйзова Сарман муниципаль районы башкарма комитеты белгече Айгөл Абдулова белән берлектә Сарман авылы, Куйбышев ур., 36а йорт адресы буенча КФҮ филиалында консультация өстәле оештырылды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Иске Имән авыл җирлегендә өмәләр үткәрелә


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

6 нчы апрельдә атказанган укытучы А.К. Алимов истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Җәлил гимназиясе укучылары командасы мактаулы 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!

6 нчы апрельдә санитар-экологик икеайлык кысаларында "Җәлил гимназиясе"ндә өмә узды. Укучылар гимназия территориясен һәм майданны коры яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар.

Халыкара сәламәтлек көне алдыннан  Җәлил бистәсенең Шахмат клубында бистәнең башлангыч сыйныф укучылары командалары арасында Татарстанның атказанган укытучысы Әлимов Әнвәр Касыйм улы истәлегенә тәүге тапкыр шахмат турниры уздырылды.

Бүген Сарман районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Р. М. Фәттахов булды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Югары Чыршылы авыл җирлегендә өмәләр үткәрелә.

Бүген Сарман районында ТР Рәисенең ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренче ләрхәрәкәт» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов булды.

Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты.

Балалар бакчасы-безнең уртак йортыбыз, анда чиста һәм матур булсын!
Җыештыру безнең матур дөньяда яшәргә теләгебезне күрсәтүнең, язгы ямьле көнне ачык һавада бергәләп рәсми булмаган шартларда аралашуның искиткеч ысулы, чөнки тәртип кешедә дә, аның тирәсендә дә булырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International