Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аның гаиләсе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, Җәлил поселогы башлыгы Рафик Кәримов катнашты.
Махсус хәрби операциядә катнашучы үзенең тәэсирләре, хәрби хәлләре һәм сугышчан иптәшләре белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Фәрит Мөнәвирович рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Очрашу ахырында сәламәтлек, көч, батырлык һәм тизрәк өйгә кайтуны теләде.