"ЮНАРМИЯ" бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте тематик өстәмә гомуми үсеш программасы буенча укуга "Җәйге юнармия уеннары" конкурсына сайлап алуын дәвам итә.
Коммерцияле булмаган оешмалар өчен яңа грант конкурсы игълан ителә! Гариза бирү вакыты: 2023 елның 1 апреленә кадәр.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
«Туберкулез – җитди авыру»дигән профилактик әңгәмә
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында 2023 елның 22 мартыннан 24 мартына кадәр "кайнар линия" үткәрелә
23 нче март көнне Җәлил бистәсенең 5 санлы "Әкият" балалар бакчасында "Җырлы бакча" муниципаль җыр бәйгесе үтте. Бәйге Гөлнара Якупова, Ландыш Зарипова, Миләүшә Хакимуллина иҗатына багышланган иде. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасыннан "Тамчылар" ансамбле җүңүче грамотасына лаек булды, ә "Капельки" ансамбле исә, призер булды. Аларны котлыйбыз һәм алда да уңышлар телибез!
23 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең эш планын үтәү кысаларында, мәгариф учреждениеләренең системалы эшен оештыру максатларында 21 мартта МББУ«Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында мәктәп җитәкчеләренең күчмә семинары узды.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Сарман бистәсендәге филиал объектында 2023 елның 24 апрелендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр цифрлы телерадиотапшырулар программаларын сүндереп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты.