23 нче март көнне Җәлил бистәсенең 5 санлы "Әкият" балалар бакчасында "Җырлы бакча" муниципаль җыр бәйгесе үтте. Бәйге Гөлнара Якупова, Ландыш Зарипова, Миләүшә Хакимуллина иҗатына багышланган иде. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасыннан "Тамчылар" ансамбле җүңүче грамотасына лаек булды, ә "Капельки" ансамбле исә, призер булды. Аларны котлыйбыз һәм алда да уңышлар телибез!