Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең эш планын үтәү кысаларында, мәгариф учреждениеләренең системалы эшен оештыру максатларында 21 мартта МББУ«Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында мәктәп җитәкчеләренең күчмә семинары узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 1. Мәгариф учреждениеләренә һәм мәктәпкәчә төркемнәргә ярдәм күрсәтү буенча методик рейд нәтиҗәләре. 2. ФГОС гомуми белем бирүне кертү. 2023/24 уку елына уку планнары. 3. Максатлы остазлык моделен кертү. 4. Республика олимпиадалары нәтиҗәләре. 5. Электрон журналлар алып бару. 6. Белем бирү платформалары. 7. Пушкин картасын гамәлгә ашыру. 8. 2023-24 уку елына дәреслекләр белән тәэмин итү. 9. Мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү эше. 10. Кадрларга ихтыяҗ .Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе нәтиҗәле эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.